Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Суд һәм матбугат бердәмлеге

Азнакай шәһәр суды белән "Маяк" газетасы редакциясе арасында инде күптәннән дустанә, үзара хезмәттәшлек элемтәләре урнашты. Шактый еллар газетабыз битләрендә суд эшчәнлеген яктырткан, судьяларның халыкка закончалыклар турында аңлатмалары бирелгән, суд залыннан вакыйгалар тасвирланган "Фемида" сәхифәсе чыгып килә. Судьяларның журналистлар белән "Түгәрәк өстәл артында" сөйләшүләр үткәрүе матур традициягә әверелде. Узган атнада "Маяк"...

Азнакай шәһәр суды белән "Маяк" газетасы редакциясе арасында инде күптәннән дустанә, үзара хезмәттәшлек элемтәләре урнашты. Шактый еллар газетабыз битләрендә суд эшчәнлеген яктырткан, судьяларның халыкка закончалыклар турында аңлатмалары бирелгән, суд залыннан вакыйгалар тасвирланган "Фемида" сәхифәсе чыгып килә. Судьяларның журналистлар белән "Түгәрәк өстәл артында" сөйләшүләр үткәрүе матур традициягә әверелде.
Узган атнада "Маяк" газетасы һәм Азнакай телевидениесе журналистлары Азнакай шәһәр судында түгәрәк өстәл артында очрашуга янә чакыру алды. Суд рәисе Мөсфирә Әбдрәшитова яңа хезмәткәрләребез дә булуын искә алып, биләмәләре, ягъни ремонттан соң заманча уңайлыклар булдырылган, шактый көязләнеп алган биналарындагы эш урыннары белән таныштырып чыкты.
Аннары иҗади эшчәнлектә хәл итәсе мәсьәләләр, язмаларны тагын да кызыклырак, үтемлерәк итү һ.б. лар турында эчкерсез сөйләшү башланды. Үзләренең чыгышында суд рәисе Мөсфирә Әбдрәшитова һәм "Маяк" газетасының баш мөхәррире Гөлгенә Кәримова, җирле телевидение җитәкчесе Илкам Газизҗанов суд эшчәнлегенең халыкка ачыклыгын, хәбәрдарлыкны тәэмин итүдә, гражданнарның суд эшчәнлеге турында белем дәрәҗәсен күтәрүдә массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү алымнары һәм формаларын яктыртып, тәкъдим-фикерләре белән уртаклаштылар. Судьялар журналистларның сорауларына җавап бирде. Судның массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшчәнлегенә җаваплы булган мәгълүматлаштыру буенча баш белгече Лилия Хәбирова Азнакай шәһәр суды каршында 2005 елдан эшләп килүче "Фемида" матбугат үзәге эшчәнлеге белән таныштырды, үзәкнең максатларына тукталды.
Мондый эшлекле очрашуларның, әлбәттә, уртак эшчәнлектә әһәмияте зур. Киләчәктә дә үзара элемтә, хезмәттәшлек шулай дәвам итсен, очрашып торырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Суд һәм матбугат бердәмлеге