Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Су патшалыгында кунакта

«Юбилейный» стадионы ачык бассейнында спорт һәм физкультура идарәсе яшьләр идарәсе белән берлектә Нептун бәйрәмен үткәрде. Гүзәл ТИМБАКОВА Су тамашасын ачып, спорт һәм физик культура идарәсе начальнигы Рәфис Минниханов барысына да күңелле бәйрәм, җылы җәйге көннәр теләде, спорт белән дус булырга чакырды Су патшасы быел бераз соңарса да (азнакайлылар су керү...

«Юбилейный» стадионы ачык бассейнында спорт һәм физкультура идарәсе яшьләр идарәсе белән берлектә Нептун бәйрәмен үткәрде.
Гүзәл ТИМБАКОВА

Су тамашасын ачып, спорт һәм физик культура идарәсе начальнигы Рәфис Минниханов барысына да күңелле бәйрәм, җылы җәйге көннәр теләде, спорт белән дус булырга чакырды
Су патшасы быел бераз соңарса да (азнакайлылар су керү сезонын бер ай алдан ук ачканнар иде) бәйрәм олысы һәм кечесе өчен күңелле иде. Бакалар, су анасы, ташбака Тартилла балаларны кайнар комда күңел ачтырганда, өлкәннәр ял иттеләр, су керделәр, ә кайберәүләр ярышларда көч сынашты, алар яшь вакытта уйнаган уеннарын балаларга да өйрәтте. Менә тамашаның иң тәэсирле минутлары җитте: су патшасы Нептун килә.
Балалар чыр-чу килеп аңа каршы йөгерделәр һәм шөгыльләрен күрсәтергә ашыктылар. Җырладылар, биеделәр, уйнадылар. Ә йөзү осталары өчен ярыш оештырылды. Җиңүчеләрне, әлбәттә, бүләкләр көтә иде.
Соңыннан балалар бик теләп су фейерверкында катнашты. Бүген бар да рөхсәт ителде: су белән яшьтәшләреңне генә түгел, ә бәлки өлкәннәрне дә коендырырга мөмкин иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Су патшалыгында кунакта