Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Су кертү яртылаш хәл ителгән

Бу көннәрдә муниципаль җирлекләрдә баручы еллык хисап җыелышларының чираттагысы Сукаеш авыл җирлегендә узды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә итеп авыл үсешенә үзләреннән зур өлеш кертүчеләрне бүләкләү булды. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин ветераннар Алмас Булатов һәм Фоат Шәйхетдиновка Азнакай районының 80 еллык медален, күп сыер асраучы Илгиз Шәрәфиевка сыер саву...

Бу көннәрдә муниципаль җирлекләрдә баручы еллык хисап җыелышларының чираттагысы Сукаеш авыл җирлегендә узды.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә итеп авыл үсешенә үзләреннән зур өлеш кертүчеләрне бүләкләү булды. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин ветераннар Алмас Булатов һәм Фоат Шәйхетдиновка Азнакай районының 80 еллык медален, күп сыер асраучы Илгиз Шәрәфиевка сыер саву аппараты тапшырды.

"Сукаеш авыл җирлегенең иң яхшы старостасы" конкурсында җиңеп чыккан Гөлназ Зарипова һәм Рәит Ханнановны җирлек башлыгы Зөлфия Закирова бүләкләде.

Җирлекнең еллык эшенә Зөлфия Закирова хисап ясады. Башкарылганнар белән бергә, ул тормышка ашырасы кичектергесез мәсьәләләргә дә тукталды. Әйтик, авылны эчәр су белән тәэмин итү яртылаш кына үтәлгән, мәдәният йортын капиталь ремонтлыйсы, юллар мәсьәләсен хәл итәсе бар.

Җыелышта "Азнакай" агрофирмасы" ҖЧҖнең 2 нче ХПКсы җитәкчесе Радик Мортазин информациясе тыңланды.

Авыл җыенында Марсель Шәйдуллин чыгыш ясады һәм авылны үстерү проблемаларына тукталды, районның социаль-икътисади халәтен анализлады, алда торган бурычларны билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев