Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Су кая китә?

2012 елның 1 сентябреннән РФ Хөкүмәте карары белән расланган коммуналь хезмәтләр (салкын һәм кайнар су, электр белән тәэмин итү, канализация) күрсәтүдә яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Аның нигезендә, күпфатирлы йортларда яшәүче милекче һәм бинадан файдаланучылар салкын һәм кайнар су өчен икегә бүлеп түлиячәкләр. 1 сентябрьдән файдаланучыга җибәрелүче түләү кәгазендә фатирга һәм...

2012 елның 1 сентябреннән РФ Хөкүмәте карары белән расланган коммуналь хезмәтләр (салкын һәм кайнар су, электр белән тәэмин итү, канализация) күрсәтүдә яңа кагыйдәләр гамәлгә керде.
Аның нигезендә, күпфатирлы йортларда яшәүче милекче һәм бинадан файдаланучылар салкын һәм кайнар су өчен икегә бүлеп түлиячәкләр. 1 сентябрьдән файдаланучыга җибәрелүче түләү кәгазендә фатирга һәм гомумйорт мәнфәгатьләре өчен күрсәтелгән хезмәт төрләре өчен түләү суммасы аерым күрсәтелә башлады.
Беренчесендә файдаланучы коммуналь хезмәтләр өчен фатир эченә куелган исәп приборы күрсәткечләре нигезендә түләсә, икенчесендә гомуми куллану урыннарында күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр (ОДН) ) өчен түли.
Нәрсә соң ул ОДН? Һәрбер фатирда индивидуаль кулланган суның исәбен алучы су счетчигы бар. Шундый ук су счетчигы бөтен йорт өчен дә куелган. Ләкин фатирларда кулланылган суның гомуми суммасы гомумйортта кулланылган су күрсәткеченнән ким була. Менә шушы аерма ОДН өчен бүлеп түләнелә дә инде. Математика гади. Счетчик буенча күпме су килсә, шул ук күләмдә тотылырга да тиеш. Су кая киткән? Нигә файдаланылган су күләме аз чыга соң? Яшәүчеләр ОДНны подъезд мәйданын юарга, чәчәк түтәлләренә сибәргә киткән су дип аңларга мөмкиннәр. Ләкин җыештыручылар бу кадәр үк зур күләмдә су тотмый. ОДНның үсүенә китерүче сәбәпләр башкада. Бу, бердән, фатир күрсәткечләрен үзвакытында һәм дөрес итеп күрсәтмәү бәласе.
Ә кайбер фатир хуҗалары су куллану күрсәткечен киметү (урлау) максатыннан, әллә нинди кыстыргычлар, магнитлар уйлап чыгара.
Күп кенә яшәүчеләр: "Фатирларда счетчиклар куярга мәҗбүр иттеләр, ә хәзер ОДН өчен дә түләргә кирәк", - диләр. Карар чыгаручылар фатир хуҗалары бер-берсеннән шулай урлашырлар дип уйламаганнардыр шул. Икешәр-өчәр кеше яшәп тә, фатирда нибары 2-3 куб м. су кулланылуына бер дә ышанасы килми.
ТСЖ һәм яшәүчеләр белән берлектә гомумйортта һәм фатирларда тотылган су күрсәткечен бер вакытта, ай азагының билгеле бер көнендә алынуын тәэмин итәргә кирәк.
Коммуналь хезмәтләр өчен гомумйорт исәпләү приборы булган очракта, ОДН кеше яшәгән һәм башка максатларда кулланылган торак бинаның гомуми мәйданы күләменә пропорциональ рәвештә түләнә.
Гомумйорт исәп приборлары булмаганда, кулланучылар ТР архитектура, төзелеш һәм торак коммуналь хуҗалыгы Министрлыгының 2012 елның 21 август боерыгы нигезендә билгеләнгән коммуналь куллану нормативлары буенча түлиләр.
Коммуналь хезмәт күрсәтүнең яңа закончалыклары яшәүчеләр һәм юридик затларның хокукларын тигезли. Әгәр дә элек гомумйорт исәп приборы аша коммуналь хезмәтләрдән файдаланучы кибет, чәчтарашханә һәм әлеге бинада урнашкан башка объект хуҗалары ОДН өчен түләмәсәләр, хәзер исә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр кебек үк түлиләр.
Яшәүчеләргә гомумйорт һәм фатир счетчиклары күрсәткечләрен бер вакытта алынуын контрольдә тотып кына калмыйча, идарәчел компанияләр, ТСЖларның да аны төгәл үтәвен таләп итәргә кирәк. Подвалларда төрле су агулар кебек ваемсызлыкларга да игътибарлы булу сорала. Анысы өчен дә яшәүчеләргә түләргә туры киләчәк бит.
Яңа кагыйдәләр буенча гомуми куллану урыннарында электр энергиясе өчен түләү тәртибе дә үзгәрде. 1 сентябрьдән кулланучылар ОДН өчен электр энергиясен куллану күләменә карап түгел, ә бина мәйданына пропорциональ рәвештә түлиләр.
Исәп приборлары булмаганнар өчен махсус нормативлар билгеләнгән.
Марат Авзалов, Азнакай бердәм исәп-хисап үзәге директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Су кая китә?