Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Статистика буенча Азнакайда юл һәлакәтләре ешрак шимбә көннәрдә була

Юл-транспорт инфраструктурасының камил булмавы, юл йөрүчеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләренә битарафлыгы, нәтиҗәдә аварияләрнең ешаюы җәмәгатьчелектә зур борчу тудыра. Проблеманы уңай якка хәл итү буенча нинди чаралар күрелә? Моңа җавап бирүен сорап, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе, муниципаль районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе Расих ШӘКҮРОВка мөрәҗәгать иттек. - Россиядәге ике бәланең берсе -...

Юл-транспорт инфраструктурасының камил булмавы, юл йөрүчеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләренә битарафлыгы, нәтиҗәдә аварияләрнең ешаюы җәмәгатьчелектә зур борчу тудыра. Проблеманы уңай якка хәл итү буенча нинди чаралар күрелә?

Моңа җавап бирүен сорап, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе, муниципаль районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе Расих ШӘКҮРОВка мөрәҗәгать иттек.

- Россиядәге ике бәланең берсе - юллар, - дигән гыйбарәнең барлыкка килүенә ике гасырдан артык вакыт үтсә дә, ул әле һаман төп проблемаларның берсе булып кала бирә. Юл структурасы бозылуның төп факторлары булып алардан файдалануның норматив таләпләргә туры килү-килмәве, авыр йөк транспорты хәрәкәтенең берничә тапкырга артуы, бездәге кискен-континенталь климатның тискәре йогынтысы, юлларны карап тотуның таләпләр югарылыгында булмавы тора.


Азнакай муниципаль район биләмәсендәге юллар озынлыгы 2308 чакрым тәшкил итә. Шуның 262 чакрымы шәһәргә карый. Юлларда куркынычсызлык чараларын булдыру, транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәтен камилләштерү буенча ел саен махсус муниципаль программа кабул ителә. Аларны тормышка ашыруга җирле бюджеттан акча күчерелә.

Шул суммадан узган елда гына да шәһәрнең Ленин урамына 210 данә диодлы яктырткычлар куелды, Азнакай һәм Актүбәдәге светофор хуҗалыгына техник хезмәт күрсәтелде. Шәһәрнең Шәйхетдинов урамы, Солтангалиев - Нефтьчеләр урамнары чатларындагы светофорлар ремонтланды. Шәһәр юллары карап тотылды, аларга күрсәткеч билгеләре төшерелде, юл билгеләре куелды. Шәһәр эче маршруты тукталышлары да җиһазландырылды.

Азнакайда, Мәнәвез, Яңа Юл микрорайоннарында юллар төзекләндерелде, чокыр ремонтлары һ.б. эшләнде.


Район комиссиясе балаларны мәктәпкә йөртү куркынычсызлыгын да даими тикшереп тора. ГЛОНАСС системасы куелган автобуслар көн саен 21 маршрут буенча 592 укучыга хезмәт күрсәтә. Мәктәп маршруты паспортлары эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе белән килешенгән.


- Юл-транспорт вакыйгаларының быелгы халәтенә һәм аларның күбрәк нинди көннәргә, тәүлекнең кайсы вакытына туры килүенә дә тукталыйк әле?


- Гыйнвар аенда район биләмәсендә 3 кешенең тән җәрәхәтләре алуына китергән бер вакыйга булды. Бу узган ел күрсәткеченең яртысы. Сорауның икенче өлешенә килгәндә, соңгы алты елда алып барылган статистикага күз салсак, ДТПлар ешрак шимбә көннәрдә була. Ә, гомумән алганда, алар күбрәк көндезге 12 дән кичке сәгать 6 га туры килә.


Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Статистика буенча Азнакайда юл һәлакәтләре ешрак шимбә көннәрдә була