Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Статистика бүлеге хәбәр итә: Азнакай районы үсештә

Авыл хуҗалыгы Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм эре, уртача фермерлык хуҗалыкларында мөгезле эре терлек саны быелның 1 июленә 24001 баш тәшкил итә, ягъни узган елның шушы чоры белән чагыштырганда күбрәк - 101, 9 процент. Сөт саву да 6,6 процентка югарырак (170613 центнер), терлек һәм кош-корт ите җитештерү 6,5 процентка арткан,...

Авыл хуҗалыгы

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм эре, уртача фермерлык хуҗалыкларында мөгезле эре терлек саны быелның 1 июленә 24001 баш тәшкил итә, ягъни узган елның шушы чоры белән чагыштырганда күбрәк - 101, 9 процент.

Сөт саву да 6,6 процентка югарырак (170613 центнер), терлек һәм кош-корт ите җитештерү 6,5 процентка арткан, ягъни тере үлчәмдә 10103 центнер тәшкил итә.

Халыкның тормыш дәрәҗәсе

Азнакай районының эре һәм уртача предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы узган елның шушы чоры (гыйнвар-июнь) белән чагыштырганда 22,5 процентка артып, 23266 сум булган.

Мәшгульлек

2013 елның гыйнвар-июнь айларында районның эре һәм уртача предприятиеләрендә эшләүчеләр саны 16043 кеше тәшкил итте. Июнь ахырына мәшгульлек үзәгендә 630 эшсез исәпләнде, бу икътисади актив халыкның 1,95 проценты.

Хокук бозулар

Алты ай эчендә җирлегебездә 281 җинаять эше кылынган, бу күрсәткеч узган елның шушы чорындагыдан 15,6 процентка кимрәк.

Демографик хәл

Быелның беренче яртыеллыгында районда 468 сабый дөньяга аваз салган. 437 кеше бакыйлыкка күчкән.

Бу чорда өйләнешү-челәр саны 203кә җиткән, ни кызганыч, 97 гаилә таркалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Статистика бүлеге хәбәр итә: Азнакай районы үсештә