Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Спорт яңалыклары

Йөзү 7 апрельдә «Лидер» балалар спорт мәктәбендә йөзү ярышлары узды. Анда Җәлил, Баулы, Актүбә бистәсе, Лениногорск, Минзәлә, Әлмәт һәм Азнакайдан спортчылар катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча тренер-укытучы Э.Куртаметова җитәкчелегендәге безнең шәһәр командасы 1 алтын, 3 көмеш һәм 10 бронза медальгә ия булды. Эстафета ярышларында Әлмәт, Азнакай йөзүчеләре көмешкә ия булдылар, ә...

Йөзү

7 апрельдә «Лидер» балалар спорт мәктәбендә йөзү ярышлары узды. Анда Җәлил, Баулы, Актүбә бистәсе, Лениногорск, Минзәлә, Әлмәт һәм Азнакайдан спортчылар катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча тренер-укытучы Э.Куртаметова җитәкчелегендәге безнең шәһәр командасы 1 алтын, 3 көмеш һәм 10 бронза медальгә ия булды. Эстафета ярышларында Әлмәт, Азнакай йөзүчеләре көмешкә ия булдылар, ә Минзәлә командасы өченче урынга чыкты.

Чаңгы ярышлары

Яр Чаллы шәһәрендә яшүсмерләр арасында чаңгы ярышлары буенча ТР ачык беренчелеге узды. «Юбилейный» балалар спорт мәктәбе тренеры Гөлнур Камалетдиновада шөгыльләнүче Г.Гарипова - беренче, Б.Мөхәммәдиев - икенче, А.Муфахаров һәм И.Хәсәнов - өченче разряд нормативларын үтәделәр.

Азнакай шәһәре чаңгы базасында спорт мәктәпләре, предприятие һәм учреждениеләрдә иң көчлеләрне билгеләү максатында ярышлар узды. Г.Гарипова, И.Хәсәнов, Г.Камалетдинова, А.Йосыпов, Р.Тимбаков - беренче, ә А.Галиева, Н.Нуриев, А.Байкина, И.Нуриев, Ф.Шакиров икенче булып килделәр. А.Әшрапова, Р.Шакиров, Р.Дәүләтшина, А.Гафуров, К.Исхаковлар лидерлар өчлеген япты.

Мәннәф Хөҗҗәтов «Ярышларда иң өлкән катнашучы», ә Владислав Федоров, Раян Мусин «Иң яшь катнашучы» номинациясендә призга ия булдылар.

Г.Камалетдинова һәм Ф.Хабеев җитәкчелегендәге команда Бөгелмә районы башлыгы призына республика чаңгы марафонында катнаштылар. Азнакайдагы 4 нче мәктәптән Б.Мөхәммәдиев, И.Хәсәнов, Г.Гарипова лидерлар өчлегенә керде.

Бокс

«Юбилейный» балалар спорт мәктәбе тренеры Мурат Галиевта шөгыльләнүче 4 нче мәктәп укучысы Ренас Ганиев Татарстан командасы составында Идел буе федераль округы беренчелегенә барган ярышларда үз үлчәм категориясендә призлы 3 нче урынга лаек булды.

Гер спорты

Ютазы авыл җирлеге герчеләренең ачык турнирында Сарман, Ютазы, Азнакай районнары һәм Урыссу бистәсе командалары арасында «Юбилейный» балалар спорт мәктәбе тренеры Җәмил Шакировта шөгыльләнүче спортчылар:И.Волков, В.Едутов, Б.Зарипов, Р.Нуриәхмәтов үз үлчәм категорияләрендә җиңү яуладылар. А.Бәхтиев, Р.Фәрхетдинов, А.Яббаров, Р.Рахин - көмеш, С.Симшаг, Д.Гәрәев бронзага ия булды.

Б.Зарипов әлеге турнирда өлкәннәр разрядын үтәп, гер спорты буенча яхшы күрсәткечләргә иреште.

ТР беренчелегендә беренче урынны алган Р.Нуриәхмәтов, Татарстан командасы составына керде һәм ул гер спорты буенча дөнья чемпионатында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев