Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Спорт яңалыклары

Чаңгы Зәйдә уздырылган чаңгы ярышлары буенча ТР Беренчелегендә (1997-98 елгылар арасында) 100 дән артык спортчы катнашты. Составында Гүзәл Гарипова, Айнур Мөфәхаров, Булат Мөхәммәдиев, Нияз Нуриев, Айрат Ахмәтгалин, Руслан Гобәйдуллин булган "Юбилейный" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы лаеклы өченче урынга чыкты. Тренерлары: Гөлнур Камалетдинова, Фәрәгать Хәбиев. Грек-рим көрәше Бөгелмәдә грек-рим...

Чаңгы
Зәйдә уздырылган чаңгы ярышлары буенча ТР Беренчелегендә (1997-98 елгылар арасында) 100 дән артык спортчы катнашты. Составында Гүзәл Гарипова, Айнур Мөфәхаров, Булат Мөхәммәдиев, Нияз Нуриев, Айрат Ахмәтгалин, Руслан Гобәйдуллин булган "Юбилейный" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы лаеклы өченче урынга чыкты. Тренерлары: Гөлнур Камалетдинова, Фәрәгать Хәбиев.

Грек-рим көрәше
Бөгелмәдә грек-рим көрәше буенча "Снежинка" Бөтенроссия турниры узды. "Юбилейный" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә әлеге спорт төре белән шөгыльләнүче Владислав Савин, Ренат Абдуллин, Ренат Шәймөхәммәтов үз авырлык категорияләрендә призлы урыннар алды.
Авыр атлетика
Казанда авыр атлетика буенча 1993 елгы һәм аннан яшьрәк юниорлар арасында уздырылган ТР Беренчелегендә дә "Юбилейный" спорт мәктәбе спортчылары сынатмады (А.Сәфәргалиев, Н.Кәнәфиев, И.Кәнәфиев). Төрле дәрәҗәдәге өч бүләкле урынга лаек булып, алар Татарстан республикасының авыр атлетика буенча җыелма командасы составына керде. Тренерлары - Ә.Миңнеханов.

Жиңел атлетика
Казанда җиңел атлетика буенча ТР Чемпионаты, юниорлар арасында (20 яшькә кадәр) ТР Беренчелеге һәм ветераннар арасында ТР Беренчелеге уздырылды. Анда шәһәрнең "Лидер" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Илназ Шәрифуллин озынлыкка сикерүдә ТР Чемпионы булды. Илүзә Габидуллина, Диана Кашапова, Айнур Шиһапов призлы урыннар алды. Ветераннар арасында 800 метрга йөгерүдә Фәнис Тимбаков бронза медальгә ия булса, 400 метрга йөгерүдә ТР Чемпионы исеменә лаек булды. Азнакай командасы авыл районнары арасында - өченче!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт яћалыклары