Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Созвездие-Йолдызлык” Азнакайдан старт алды - 38 ФОТО һәм 2 ВИДЕО

Бүген Азнакай шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык" республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона сайлап алу турлары старт алды. (Азнакай, 26 февраль, Резеда Шәрипова) Иң беренчеләрдән булып "Вокал-соло", "Конферанс", "Вокаль ансамбльләр" номинацияләре буенча азнакайлылар һәм әлмәтлеләр сәхнә тотты. Фестивальдә катнашучыларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршында мәдәниятны үстерүгә булышлык...

Бүген Азнакай шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык" республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона сайлап алу турлары старт алды.

(Азнакай, 26 февраль, Резеда Шәрипова) Иң беренчеләрдән булып "Вокал-соло", "Конферанс", "Вокаль ансамбльләр" номинацияләре буенча азнакайлылар һәм әлмәтлеләр сәхнә тотты.

Фестивальдә катнашучыларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Президенты каршында мәдәниятны үстерүгә булышлык фондының башкарма директоры Нурия Хашимова, фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов сәламләделәр.

Кунаклар җылы кабул иткән өчен азнакайлыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Әлеге фестиваль Татарстан Республикасы Президенты патронажлыгында унсигезенче елын уза. Ул турыдан-туры, ягъни онлайн трансляцияләнә.

Конкурсантларның чыгышын Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисты Зилә Сөнгатуллина рәислегендә Казан һәм Мәскәүнең күренекле сәхнә йолдызларыннан торган мәртәбәле жюри бәяли.

Бүген алар 90 номерны тамаша кыла. Иртәгә "Хореография" номинациясе дә өстәлеп, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы районнарының яшь артистлары да чыгыш ясаячак.

28 февральдә иң яхшы номерлардан торган гала-концерт көтә.

Бүгенге конферанслар арасында иң нәниләре Азнакайның 14 нче "Чишмәкәй" балалар бакчасыннан 4 яшь ярымлык Мәликә Хәсәншина белән 6 яшьлек Ринат Котлыкаев булгандыр. Аларны зал көчле алкышларга күмде.

- Фестивальгә ике айлап әзерләндек. Мәликәнең беренче генә чыгуы зур сәхнәгә. Шулай да югалып калмады, үзен бик иркен, кыю тотты, без бик кәнәгатьбез алардан, - ди укытучы-логопедлары Ләйлә Хәмиева.

Сүз уңаеннан шунысын да билгеләп узасы килә, "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең Наилә Шәрифуллина җитәкчелегендәге "Бәхет" вокаль ансамбле ике тапкыр гран-при яулады.

Дәвамын иртәгә карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “СозвездиеЙолдызлык” Азнакайдан старт алды 38 ФОТО һәм 2 ВИДЕО