Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Социаль яклау бүлеге начальнигы Элиза Мәрданшина хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Социаль хезмәткәрләр, табиблар белән беррәттән, алдынгы сызыкта.

Үзизоляция чорында алар барысы да көчәйтелгән режимда эшләделәр, мохтаҗларга азыктөлек китереп, волонтерлар ярдәмен оештырдылар. Хәзер дә өлкәннәр, инвалидлар өчен Кайнар линия телефоны үз эшен туктатмый. «Өмет» үзәге белгечләре, психологлары, социаль хезмәткәрләре алар белән тәүлек буе диярлек элемтәдә торалар. Республика матди ярдәм үзәгенең райондагы филиалы аша башкарыла торган түләүләр автомат рәвештә 1 октябрьгә кадәр озайтылды. Актүбәдә картлар йорты хезмәткәрләренә 42 көнлек карантинга китәргә туры килде һәм хәзер алар эш урыннарында яшиләр. Бу гамәлләр аларның барысы өчен дә кешеләргә хезмәт итү – сүзләр генә түгел, ә йөрәк чакыруы буенча эшләү икәнлеген күрсәтеп тора. Һөнәри бәйрәмебез якынлашкан көннәрдә хезмәттәшләребезгә һәм клиентларыбызга чын күңелдән сәламәтлек, иминлек телим, авырлыкларны бергәбергә җиңәргә язсын.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев