Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Социаль пакеттан баш тартканчы, уйлагыз

Елның елында күтәрелә, әмма үтәлми, соңыннан кыен хәлләргә куя торган бер нәрсә - ул да булса инвалидлык буенча пенсия алучылар өчен социаль хезмәтләрдән файдалану мәсьәләсен хәл итү. Пенсия фонды федераль ташламаларга хокуклылар игътибарына әнә шул хакта җиткерә. Әле иртәрәк бит дип әйтергә ашыкмаска, бу хакта хәзердән үк уйларга вакыт. Социаль...

Елның елында күтәрелә, әмма үтәлми, соңыннан кыен хәлләргә куя торган бер нәрсә - ул да булса инвалидлык буенча пенсия алучылар өчен социаль хезмәтләрдән файдалану мәсьәләсен хәл итү.

Пенсия фонды федераль ташламаларга хокуклылар игътибарына әнә шул хакта җиткерә. Әле иртәрәк бит дип әйтергә ашыкмаска, бу хакта хәзердән үк уйларга вакыт. Социаль пакет алу-алмауны сентябрь ахырына хәл итеп, бер карарга килергә кирәк булачак. Социаль хезмәтләр җыелмасы түбәндәгеләрне үз эченә ала: медицина, санатор-курорт һәм транспорт. Агымдагы ел өчен социаль пакетның бәясе 995 сум 23 тиен тәшкил итә. Шуның 766 сум 55 тиене - даруларга, 118 сум 59 тиене - санаторий-курорт юлламалары алуга, 110 сум 09 тиене тимер юл транспорт белән дәвалану урынына бару һәм кайту өчен каралган. Социаль хезмәтләрдән файдалану хокукы кешегә айлык акчалата түләүләр билгеләнгәч барлыкка килә. Шуннан соң ул кеше соцпакеттан өлешчә яки тулысы белән баш тарта икән, аңа 1 октябрьгә кадәр Пенсия фонды идарәсенә килеп гариза калдырырга кирәк булачак. Шулай ук акча урынына соцпакет алырга дигән карарга килгән пенсионер да сентябрь ахырына кадәр безнең идарәгә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Гариза киләсе елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Әмма социаль пакеттан баш тартып, акчаны сайлар алдыннан ныклап уйлануыгыз кирәк. Уйламаган хәлләр килеп чыга. Авыру сорап килми, кыйбатлы дарулар кирәк була. Пакетны сайламаган очракта барысын да сатып алырга туры киләчәк. Алар шикаять белән хакимият органнарына баралар, социаль киеренкелек тудыралар. Ә пакетны сайлаган очракта 766 сумлык кына түгел, ә тиешле барлык дәваны дәүләт күтәрәчәк.

Хәзерге вакытта районда федераль ташламаларга хокуклыларның 72 проценты соцпакеттан (республикада - 69%) баш тарткан.

http://www.saby-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Социаль пакеттан баш тартканчы, уйлагыз