Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Солдаттагы башлы Азнакай егете телетапшыруда акча откан

Башың эшләсә, акча да сине үз итә. Әнә, бүгенге көндә Ульяновск өлкәсендә солдат хезмәте үтүче райондашыбыз Рафаэль Мөхәммәдиев тә гел юктан гына табышлы булган. "Что? Где? Когда?" интеллектуаль уенга ул Набоков иҗаты белән бәйле сорау юллый да үзе ноябрь аенда хәрби хезмәткә дә китеп бара. Һәм нәрсә дип уйлыйсыз? Нефтьче...

Башың эшләсә, акча да сине үз итә. Әнә, бүгенге көндә Ульяновск өлкәсендә солдат хезмәте үтүче райондашыбыз Рафаэль Мөхәммәдиев тә гел юктан гына табышлы булган. "Что? Где? Когда?" интеллектуаль уенга ул Набоков иҗаты белән бәйле сорау юллый да үзе ноябрь аенда хәрби хезмәткә дә китеп бара. Һәм нәрсә дип уйлыйсыз? Нефтьче һөнәре алып, районыбыз предприятиеләренең берсендә бераз гына эшләп өлгергән башлы егетебезнең соравына зирәк акыллы уенчылар җавап таба алмый. Нәтиҗәдә, отыш Рафаэльгә эләгә. Аның бу уенга сорауны беренче генә юллавы түгел икән. Шәт, отышның да соңгысы булмасын, якташыбызның яхшы гына хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтуын телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Солдаттагы башлы Азнакай егете телетапшыруда акча откан