Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Соңгы ике елда гына да Азнакайның "Маяк" газетасы тиражы 1700 данәгә арткан

«Араларның ераклыгын почтальон якынайта» дип җырлаган чорлар сагынып сөйләргә генә калды. Хатлар язу гадәте дә онытылды. Үзе турында һәркем кесә телефоны аша дөньяның төрле почмагыннан хәбәр итә ала. Скайп аша аралашу мөмкинлеге дә бар. Диваннан тормыйча гына Интернеттан теге яки бу товарга заказ бирергә була. Әмма күп кешеләр почта хезмәтенә...

«Араларның ераклыгын почтальон якынайта» дип җырлаган чорлар сагынып сөйләргә генә калды.


Хатлар язу гадәте дә онытылды. Үзе турында һәркем кесә телефоны аша дөньяның төрле почмагыннан хәбәр итә ала. Скайп аша аралашу мөмкинлеге дә бар. Диваннан тормыйча гына Интернеттан теге яки бу товарга заказ бирергә була. Әмма күп кешеләр почта хезмәтенә дә мохтаҗ.


«Маяк» редакциясе белән Азнакай почтамтының дуслыгы нигезендә ике яклы гына түгел, уртача 7500-8500 газета укучыбызның мәнфәгатен алга куйган файдалы хезмәттәшлек ята. Редакция коллективының иҗади хезмәте, көннең нинди булуына карамастан, авыр сумкаларын асып, шәһәр-авыл урамнары буйлап атлаучы почтальоннар аша барып җитә.


Һәр елны июль аеның икенче якшәмбесендә Россия почтасы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Җирлегебездә агымдагы елның икенче яртыеллыгына матбугатка язылу ничек үткән? Райондашларыбыз яраткан газета-журналларына тугры калдымы? Әлеге һәм башка сораулар белән без Азнакай почтамты җитәкчесе Разидә Җәләевага мөрәҗәгать иттек.


- Почта хезмәте, элек-электән, нигездә, хат-хәбәр җиткерү, вакытлы матбугат тарату белән билгеләнде. Ләкин заман үзгәреп тора, шул сәбәпле, традицион хезмәт төрләренә яңалары өстәлә. Азнакай почтамтында 185 кеше хезмәт куя. Арада яшьләрнең күп булуы - аеруча куанычлы. Безнең төп бурыч - халыкны вакытлы матбугат белән тәэмин итү.

Икенче яртыеллыкка газета-журналларга яздыру кампаниясе безнең өчен бик авыр барды. Шулай да безнең җирлек иң күп укучы районнарның берсе булып калды. Укырга яраткан кеше хак артуга игътибар итеп тормый. Үзебезнең яшәеш, хәл-көнкүрешне яктыртучы "Маяк"ны бик теләп яздыралар, яратып укыйлар. Соңгы ике елда гына да аның тиражы 1700 данәгә артуы әнә шул хакта сөйли. Икенче яртыееллыкта да «Маяк» алдына куелган план арттырып үтәлде.


- Азнакайлылар тагын нинди газета-журналларга өстенлек бирә соң?


- Ниндидер бүленеш бар дип әйтмәс идем, берәүләр иҗтимагый-сәяси газеталарга өстенлек бирсә, икенчеләре махсус матбугат (мәсәлән, аш-су серләре, сәламәтлек, тегү-бәйләм, төрле башваткычлар һ.б.) белән кызыксына. Сайлап алу мөмкинлеге киң, бүген Татарстанда гына да 381 газета, 170 журнал нәшер ителә! Сер түгел, газеталарга яздыру эшен без ялгызыбыз гына уңышлы итеп башкарып чыга алмас идек. Подписка вакытында ярдәм итүчеләрнең һәрберсенә зур рәхмәтлебез.


- Язылу кампаниясе барышында хат ташучыларның роле билгеләп бетергесез.


- Бу урында Зәрә Миргасимова, Әлфия Хәсәншина, Әлфия Фәрхуллина, Розалия Хәсәнова (Карамалы), Дания Сәхапова, Алсу Хөҗҗәтова (Югары Стәрле), Әлфия Бикова, Зөбәрҗәт Шиһапова (Балтач), Фәүзия Исламова, Зәкия Хәбибрахмановаларның (Тымытык) югары эшчәнлеген билгеләп үтми булмый.


Авыл тормышында, бигрәк тә кечкенә авылларда, почта хезмәтенең роле бәяләп бетергесез. Бүгенге почта хезмәткәре йортларга хат-хәбәрне бик сирәк алып килсә дә, аның өлкәннәр янына кереп, хәлләрен белешүе, утына-газына һәм башка коммуналь хезмәтләргә түләүләр алуы, пособиеләр китерүе зур сөенеч. Киләчәктә дә почтальоннарның иңнәрендәге сумкалары газета-журналлар белән тулып торыр дигән уйда калабыз.


Таңсылу Саниева, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Соңгы ике елда гына да Азнакайның "Маяк" газетасы тиражы 1700 данәгә арткан