Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәнгать дөньясына дәшеп тора

Җыелып, бергә-бергә бәйрәмнәрне уздырыр, күңелле итеп ял итәр өчен авыл халкына зәвыклы, заманча Мәдәният йорты кирәк. Туйкәлеләр шушы көннәрдә әнә шундый зур бәхеткә ирештеләр. Авыл уртасында капиталь ремонттан соң сәнгать дөньясына дәшеп торучы Мәдәният йорты ачылды. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Бу көнне авыл халкының олысы-кечесе бәйрәмгә ашыкты. Төзексез, шыксыз клубның шулай заманча...

Җыелып, бергә-бергә бәйрәмнәрне уздырыр, күңелле итеп ял итәр өчен авыл халкына зәвыклы, заманча Мәдәният йорты кирәк. Туйкәлеләр шушы көннәрдә әнә шундый зур бәхеткә ирештеләр. Авыл уртасында капиталь ремонттан соң сәнгать дөньясына дәшеп торучы Мәдәният йорты ачылды.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Бу көнне авыл халкының олысы-кечесе бәйрәмгә ашыкты. Төзексез, шыксыз клубның шулай заманча төсмер алуына куанып, сокланып иркен тамаша залын, бильярд, теннис бүлмәләрен хозур кылды. Азнакай муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин тантананы ачып, туйкәлеләрне бәйрәм белән котлады, олысына-кечесенә күңелле ял мизгелләре теләде. Ул шулай ук әлеге мәдәният учагын тергезүдә башлап йөргән депутатлар Ринат Мөхәммәдъяров һәм элеккеге район башлыгы Рәфис Галиевның дә зур өлеше барлыгын билгеләп үтте. Социаль объектларны төзекләндерү эшләренең башка авылларда да дәвам итәчәген әйтте. Марсель Зөфәр улы Мәдәният йортын «котлап», 15 муң сумлык сертификат тапшыргач, Мәдәният йорты хезмәткәрләренең сөенече тагын да артты. Авыл мәдәният һәм сәнгать дөньясына үзеннән зур өлеш керткән элеккеге директор Муратбай Ылтынбаев, социаль объектларны төзекләндерүдә намуслы хезмәтләре өчен Елена Абдуллина һәм Владимир Никитин район башлыгының Рәхмәт хатларына, ә авылның хөрмәтле кешеләре Габделмәҗит Гарифуллин, Флера Хәсәншина, Тәнзилә Фәйзуллина Азнакай районының 80 еллык юбилей медальләренә ия булды. Район башлыгының теләкләренә авыл җирлеге башлыгы Таһир Галиев һәм «Туйкә» ҖЧҖ җитәкчесе Азат Гыйльманов та кушылды, туйкәлеләр исеменнән барлык ярдәм итүчеләр, төзүчеләргә олы рәхмәтен белдерде. Җирле бюджеттан бүленгән финанс чараларының суммасы да саллы гына шул: 4 миллион сум.
Рәхмәтләрнең иң зурысы әлбәттә, «Җилкомсервис» ҖЧҖ хезмәткәрләренә иде. Тиз һәм сыйфатлы итеп, җиренә җиткереп ремонт эшләрен нәкъ менә алар уздырган. Җәмгыять җитәкчесе Руслан Садыйков бүген дә буш килмәгән: ул тәрәзәләргә жалюзилар бүләк итте.
Мәдәният хезмәткәрләре өчен моннан да зур бәхетнең булуы мөмкинме? Туйкәлеләр сөенече алар өчен дә уртак. Район үзәгеннән дә, авыллардан да бердәм булып концерт программасы белән килгәннәр. Җыр-моң авазлары диварларга гына сыймыйча бөтен авыл урамнарына да таралды. Әйе, сагындырган, бик сагындырган ул авазлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәнгать дөньясына дәшеп тора