Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәнгать дөньясы үзәгендә

Иван Сергеев җитәкчелегендәге халык тынлы оркестры быел үзенең 40 еллык юбилеен билгеләп үтә Азнакай Мәдәният йортының юбилей кичәсендә тамашачыларны ишек катында ук халык тынлы оркестры сәламләп каршы алды. 30 ел дәвамында биредә әллә ничә буын музыкант һәм башкаручы алышынган, әмма аларның агымы бүген дә кимеми. Мәдәният йортында 23 түгәрәк эшли,...

Иван Сергеев җитәкчелегендәге халык тынлы оркестры быел үзенең 40 еллык юбилеен билгеләп үтә

Азнакай Мәдәният йортының юбилей кичәсендә тамашачыларны ишек катында ук халык тынлы оркестры сәламләп каршы алды.

30 ел дәвамында биредә әллә ничә буын музыкант һәм башкаручы алышынган, әмма аларның агымы бүген дә кимеми. Мәдәният йортында 23 түгәрәк эшли, аларның 7 се халык коллективы исемен йөртә.

Ел саен узучы «Уйнагыз, гармуннар» республика конкурсы лауреаты - тальянчылар ансамбле (җитәкчесе - А.Хуҗин), үзенең 20 еллыгын билгеләп үткән ветераннарның «Хәтирә» халык вокаль ансамбле (З.Ильясов), "Каравон" халык иҗаты республика фестивалендә даими катнашучы - ветераннарның "Калинушка" вокаль ансамбле (Т.Хөсәинова), Бөтенсоюз үзешчән сәнгать смотры дипломанты, Бөтенроссия смотры лауреаты, ике тапкыр М.Хәсәнов премиясенә ия булган Азнакай халык театры (режиссеры - Г.Ялалов) һәрчак район, республиканың мәдәни тормыш үзәгендә кайный.

Бәйрәмдә шулай ук «Завалинка» VII төбәкара халык җырлары конкурсы лауреаты - "Жанашым" татар фольклор ансамбле, А.Мөхәммәтҗанова, автор-башкаручы һәм үзешчән композитор Л.Шәрәфиева, Л.Тимирова һәм А.Вәлиев инструменталь дуэты, С.Кәлимуллина, «Квартет» төркеме (җитәкчесе - И.Сәгыйтов), район үзешчән сәнгать смортында җиңүчеләр - И.Шәфыйков, Р.Хафаев, М.Зарипов, А.Закиров, район үзәк сырхауханәсенең бию коллективы (хореографы - М.Хурамшин), шулай ук яшь талантлар - И.Манюров истәлегенә багышланган бию фестивалендә 1 нче урынны яулаган "Лилия" бию коллективы һәм 2 нче урынны алган "Би-клаб" яшьләр коллективы, "Гөлләр" вокаль ансамбле, "Тамчылар" халык вокаль төркеме, иң нәниләр - «Карамельки» ансамбле чыгыш ясады.

Район, мәдәният идарәсе җитәкчелеге колективның эшенә югары бәя бирде. О.Берсенева, М.Фазлыева, З.Таҗиева, Н.Радионова, А.Шакирова, В.Никандрова, Л.Шәрәфиева, А.Берсенева, Л.Алиуллина Мактау грамоталары, И.Сәгыйтов, А.Вәлиев, З.Кашапова, И.Сергеев, Л.Насыруллина, Ф.Йосыпова Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Светлана Сабирова, Равил Галиев, Булат Җиһаншин, Салават Миңнеханов, Данир Сабиров сәнгать дөньясына беренче адымнарын нәкъ менә Мәдәният йортында ясаган. Бүген аларның исемнәре республикадан читтә дә яхшы таныш.

Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Темирбулатова һәм мәдәният идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Гөлсинә Хафизова коллективка яңадан-яңа иҗат уңышлары теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев