Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәламәтлек үзебезнең кулда

Чаңгыда шуу-кышын спортның иң популяр төре Атна башында узган киңәшмәдә спорт мәктәпләре җитәкчеләре, физкультура укытучылары һәм спорт җәмәгатьчелеге вәкилләре спортка киң массаны җәлеп итү һәм аның нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Физкультура белән даими шөгыльләнү төрле чирләргә каршы торучанлыкны арттыра, психикага уңай йогынты ясый. Һәр кеше яшьтән сәламәтлеге турында кайгыртырга...

Чаңгыда шуу-кышын спортның иң популяр төре

Атна башында узган киңәшмәдә спорт мәктәпләре җитәкчеләре, физкультура укытучылары һәм спорт җәмәгатьчелеге вәкилләре спортка киң массаны җәлеп итү һәм аның нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.

Физкультура белән даими шөгыльләнү төрле чирләргә каршы торучанлыкны арттыра, психикага уңай йогынты ясый. Һәр кеше яшьтән сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Күп нәрсә үзебезгә, сәламәтлегебезгә карашыбызга бәйле. Сәламәт яшәү рәвеше булган җирдә спорт секцияләрендә актив шөгыльләнү, төрле ярышларда катнашу күзгә ташлана.
Сер түгел, безнең спортчылар республика буенча алдынгылар сафында түгел. Әлеге хәлнең сәбәпләрен район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин белән районның спорт активы ачыкларга тырышты.

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре җитәкчеләре узган елгы казанышлары турында сөйләде, теләгән нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирмәгән проблемаларга тукталды. Нигездә, барысы да бу тармакның җитәрлек финанслаштырылмавы белән бәйле дип исәпли күбесе. "Финанслаштыру яхшы булган елларда кешеләрне төрле ярышларга тарту җиңелрәк иде",- диләр директорлар.

Марсель Зөфәр улы барлык проблемаларны ачыкларга вәгъдә бирде, ә физкультурачылар эшчәнлеген тикшерү һәм алга куелган бурычларның үтәлешен контрольдә тоту өчен квартал саен актив җыелышын үткәрүне гамәлгә кертергә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев