Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәламәтлек нигезе – бала чакта

«Йолдызчык» балалар бакчасының бүлмәләре җылы, иркен, якты. XXI гасыр безнең алга бик күп проблемалар куйса да, алар арасында иң мөһиме - балалар сәламәтлеген саклау. Азнакай шәһәрендә сабыйлар сәламәтлегенә зур игътибар бирүче "Йолдызчык" балалар бакчасы бар. Анда еш авыручылардан тыш инвалид, сөйләм кимчелеге булган, аерым игътибар сораучы сабыйлар тәрбияләнә. Балачактан олы...

«Йолдызчык» балалар бакчасының бүлмәләре җылы, иркен, якты.

XXI гасыр безнең алга бик күп проблемалар куйса да, алар арасында иң мөһиме - балалар сәламәтлеген саклау.

Азнакай шәһәрендә сабыйлар сәламәтлегенә зур игътибар бирүче "Йолдызчык" балалар бакчасы бар. Анда еш авыручылардан тыш инвалид, сөйләм кимчелеге булган, аерым игътибар сораучы сабыйлар тәрбияләнә. Балачактан олы проблемаларга дучар булган балаларның аз гына булса да сәламәтләнүен, газаплары кимүен, күзләрендә өмет чаткылары уянуын күрү әти-әниләр өчен дә, җәмгыять өчен дә бик мөһим. Ә инде шушы адымнарга китергән, сәламәтләндерү ысулларын көннән-көн яңарткан тәрбиячеләр, табиблар өчен зур эш нәтиҗәсе, олы хезмәт җимеше .ул.

Мондый зур эшләр алып барган учреждениенең эче-тышының да күңелгә ятышлы итеп, яхшылап ремонтланган булуы мөһим роль уйный. Шуңа да 2011 елда биредә "Татнефть" ААҖ ярдәме белән һәм "Азнакайнефть" идарәсе тарафыннан ремонт эшләре алып барылды. Беренче эш итеп территориядә урнашкан җәйге бассейн тәртипкә китерелгән булса, хәзер бинадагы идәннәр алыштырылды, коммуникацияләр яңартылды, стеналар ачык матур төсләргә буялды. Бу эштә бакча хезмәткәрләренең дә өлеше зур. Көнне төнгә ялгап, ял көннәрендә дә эшкә килеп, алып барылган ремонт эшләренә чын күңелдән шатланып, үз кулларына пумала алып ярдәм итештеләр алар. Әлбәттә, изге теләк белән башкарылган эш тә үзенең матур нәтиҗәләрен күрсәтә. Нәтиҗәдә, "Йолдызчык" та шәһәребез күгендә яңа йолдыз булып калыкты.

Мондагы хезмәткәрләрнең һәрберсе турында озын-озак сөйләргә булыр иде.

Әмма "Йолдызчык"ның бөтен үзенчәлеге коллективның бердәмлегендә, минемчә. Алар бер-берсенең идеяләрен тулыландырып киңәшләшәләр, һәр башкарылган эшкә уртак хезмәт җимешенә караган кебек карыйлар, нәтиҗә ясыйлар. Җитешсезлекләрне тиз арада төзәтәләр һәм бөтенләй булдырмау өстендә берөзлексез эшлиләр.

Мондый тасвирлаулардан соң, билгеле инде, күңелдә аның җитәкчесе белән танышу теләге туа. Төп фикерле, уйлап, тиз арада эш итүчән, һәр баланың үз җаен белеп, күңеленә ятышлы шөгыль табучы Усманова Римма Рәсим кызы ул. Аннан башка бу коллектив шул дәрәҗәдә җыйнак һәм бердәм була алмас иде.

...Бинага килеп керү белән яңартылган идәннәр, ачык төстәге стеналар, көзге кояш яктысында балкып торган, балалар тарафыннан ясалган искиткеч матур рәсемнәр, кул эшләре коллекциясе каршы алды безне. Аларның һәрберсендә сабыйларга гына хас самимилек, киләчәккә якты өмет, ак хыяллар белән үрелеп барган чынбарлык күзалланган. Әйтерсең лә әлеге иҗат җимешләренә җан җылысы төрелгән. Һәр баланың нәни кулы, дөньяга карашы бер күрүдән күңелгә якты тойгы булып кереп урнашты...

Хезмәтләрендә генә түгел, һәр баланың үз-үзен тотышында да, аларның өмет тулы күзләрендә дә коллективның роле зур. Ул үзенең бердәмлеге, балаларга карата мәхәббәте, чын педагогик осталыгы белән әллә каян аерылып тора. Хезмәтнең ямен белеп, һәр баланың үзенә генә хас үзенчәлекләрен тоеп, формалашып кына килгән сәләтләрен ачарга ярдәм итеп, бала язмышының иң мөһим чорында кулларыннан җитәкләп дөрес юлдан әйдәп алып баручылар алар.

Балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен галокамера, сауна, җәйге бассейн, ингаляция бүлмәләре эшләп килә. Көнгә берничә тапкыр үткәрелгән физик һәм психологик күнегүләр дә төрле авырулардан профилактика һәм терелтү ысулы булып тора.

Биредә баланы сәламәтләндерү белән бер рәттән аны төрле яктан мәктәпкә әзерләүгә зур игътибар бирелә. Нефтьчеләр юл кагыйдәләрен өйрәнү бүлмәсенә махсус электрон җайланма бүләк иткәннәр. Логопед тарафыннан үткәрелгән дәресләр, уеннар ярдәмендә өйрәтелгән инглиз теле, туган телебезне тирәнтен өйрәнү, кечкенәдән туган якка мәхәббәт уяту - болар барысы да мондагы педагогик алымнарның берникадәре генә...

Ремонт эшендәге ярдәм өчен "Йолдызчык" коллективы "Татнефть" ААҖ генераль директоры Ш.Ф.Тәхаветдиновка, аның урынбасары Р.Н.Мөхәммәдиевкә, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Р.Х.Галимовка, ремонт эшләрен тулысы белән әйдәп барган "Азнакайнефть" төзүчеләренә, "Ремстроймонтаж" хезмәткәрләренә чиксез хөрмәтләрен һәм олы рәхмәтләрен белдерә.

Алинә ХИСАМИЕВА, "Азнакайнефть" идарәсе инженеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев