Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәламәт яшибез

Районыбызда сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүче акцияләр еш үткәрелә. Актүбәнең "Көмеш-су" үзәгендә укучылар арасында су төре буенча узган ярышлар да нәкъ шушы максатларны күздә тотты. Беренче этапта Актүбә 1, 2, 3 нче урта мәктәпләренең 5 нче сыйныфлары көч сынашты. Укытучы Гүзәл Исхакова җитәкчелегендәге 2 нче мәктәп командасы беренчелекне яулады. Икенче...

Районыбызда сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүче акцияләр еш үткәрелә. Актүбәнең "Көмеш-су" үзәгендә укучылар арасында су төре буенча узган ярышлар да нәкъ шушы максатларны күздә тотты.

Беренче этапта Актүбә 1, 2, 3 нче урта мәктәпләренең 5 нче сыйныфлары көч сынашты. Укытучы Гүзәл Исхакова җитәкчелегендәге 2 нче мәктәп командасы беренчелекне яулады.

Икенче этапта 2 нче мәктәпнең 4 "В" сыйныфы укучылары әти-әниләре белән спорт бәйрәмендә катнашты. Су юлында алар җитезлеккә ярыштылар һәм катлаулы сорауларга җавап биреп, спорт буенча белемнәрен дә күрсәттеләр. Биредә Музафаровлар гаиләсенә тиңнәр булмады.

Өченче этапта дүрт үлчәү категориясендә авырлык күтәрү буенча ярышлар узды. Укучылар өлкәннәр разрядлары нормативларын үтәделәр. 3 нче урта мәктәптән Ислам Ибраһимов, 1 нче урта мәктәптән Алмаз Газетдинов җиңүчеләр дип табылды.

Нәфисә ШӘФЫЙКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәт яшибез