Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәламәт балалар – якты киләчәк

Җомга көнне Ишкәев исемендәге культура һәм ял паркы балаларның шат көлүе һәм күңелле музыка авазларына күмелде. Анда күңелле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара балаларны яклау көне узды. Бала - елмаюлар, уңышлар, табышлардан йөрәге тагы да ныграк тибүче кечкенә кеше ул. Алар тагы да сәламәтрәк булсын өчен районда берничә спорт мәктәбе эшләп...

Җомга көнне Ишкәев исемендәге культура һәм ял паркы балаларның шат көлүе һәм күңелле музыка авазларына күмелде. Анда күңелле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара балаларны яклау көне узды.

Бала - елмаюлар, уңышлар, табышлардан йөрәге тагы да ныграк тибүче кечкенә кеше ул. Алар тагы да сәламәтрәк булсын өчен районда берничә спорт мәктәбе эшләп килә. Шуңа да чараны мини-футбол, стритбол, пляж волейболы һәм җиңел атлетика буенча эстафетадан башлап җибәрү бик урынлы булды.

Бу вакытта инда кечкенә балалар арзан гына бәядән аттракционнарда атындылар. Кичкә табан яшь азнакайлыларны клоуннар, әкият персонажлары каршы алды. Балалар иҗаты үзәгенең Раушания Хәсәнова, Светлана Шәрифуллина, Фирүзә Кадырмаева, Лилия Зарипова, Айгөл Зәйналова һәм Регина Стрихта тәрбияләнүче талантлы балалар бәйрәмдәгеләрне күңелле җыр һәм биюләр белән тәбрикләделәр. Үсеп килүче яшь буынны котларга Әлмәт шәһәре тынлы оркестры килгән иде.

Бәйрәм парк стадионында Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көненә багышланган чара белән кушылып дәвам итте. Чараларның максаты бер - балаларны тәмәке тарту кебек зыянлы мавыгудан йолып калу.

Азнакайлыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Темирбулатова котлады:

- Без үз балаларыбыз өчен җаваплы һәм бары тик сәламәт яшәү рәвеше генә сәламәт киләчәкне тәэмин итә, - диде ул.

Бу көнне үзәк сырхауханә вәкилләре, төрле агитбригада, спортчылар, предприятиеләрнең яшьләр лидерлары, «Позитив» һәм «SаMоSтоятельные дети « клублары да сәламәт яшәү рәвешенә багышланан чыгышлар ясадылар. Соңгылары традицион акцияне дәвам иттеләр - тәмәкене конфетка алыштырды. Азнакайлылар арасында тулы капны шоколадка алыштыручылар да табылды. Димәк, тырышлык юкка китмәгән.

Район оешма һәм предприятие яшьләре «Азнакай яшьләре - сәламәт яшәү рәвеше өчен» иң яхшы антирекламада да актив катнаштылар. Конкурста җиңүчеләрне «Яшьләр көне» район чарасында бүләкләячәкләр.

Һәрбер чыгыш сәламәт яшәргә чакырды, кешеләр рәхәтләнеп ял иттеләр.

Кичен күк йөзенә илаһи матурлык өстәп яктырткычлар күтәрелде. Үзенчәлекле бу күренеш һәркемнең күңеленә хуш килде.

Әлмәт шәһәренең «Намэстэ» төркеме ялкынлы җырлы сәлам алып килгән. Бәйрәм яшьләр дискотекасы белән тәмамланды.

Гүзәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев