Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шулай ук мөһимме?

Элек өендә чирләп ятып үлеп киткән олы яшьтәге кешеләргә табиб килеп вафат булу сәбәбен ачыклап, белешмә бирелә иде. Хәзер бик катлаулы: мәетне моргка алып барып ярдырырга кирәк, шунсыз күмәргә рөхсәт ала алмыйсың. Бу шулай мөһим микән? Г.Шәйхулова, Азнакай Газета укучыбызның бу соравына район үзәк сырхауханәсе баш табибы Айдар Шәмсетдинов җавап...

Элек өендә чирләп ятып үлеп киткән олы яшьтәге кешеләргә табиб килеп вафат булу сәбәбен ачыклап, белешмә бирелә иде. Хәзер бик катлаулы: мәетне моргка алып барып ярдырырга кирәк, шунсыз күмәргә рөхсәт ала алмыйсың. Бу шулай мөһим микән?

Г.Шәйхулова, Азнакай

Газета укучыбызның бу соравына район үзәк сырхауханәсе баш табибы Айдар Шәмсетдинов җавап бирә:

-Әйе, элек таләпләр башка иде. Хәзер исә алар катгыйланды. Нилектән үлү сәбәбен төгәл ачыкламый торып, мәетне күмәргә рөхсәт ителми. Төгәл сәбәбе бары тик патологоанатом җентекле тикшерү үткәргәннән соң гына билгеле була. Бу сырхауханәгә мөрәҗәгать итмәгән, табиб күзәтүе астында булмаган пациентлар өчен аеруча мөһим. Чөнки төрле криминал очраклар да булырга мөмкин. Әмма үлем-китемнең барлык очрагында да мондый таләп куела дигән сүз түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев