Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәр көнен Азнакайда зурлап бәйрәм иттеләр

Узган шимбәдә азнакайлылар, килгән кунаклар - Республика, Шәһәр, Нефть-газ чыгару сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итте. Төштән соң шәһәр урамнарына күңелләрне җилкендереп гармун моңы таралды. Кулларына эреле-ваклы тальян, баяннарын тоткан гармунчылар татар милли көйләрен сузып бәйрәм тантанасы узачак мәйданга төшеп киләләр икән. Гөл-чәчәкләр, көз муллыгына күмелгән күргәзмә яныннан да тыныч кына...

Узган шимбәдә азнакайлылар, килгән кунаклар - Республика, Шәһәр, Нефть-газ чыгару сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итте.

Төштән соң шәһәр урамнарына күңелләрне җилкендереп гармун моңы таралды. Кулларына эреле-ваклы тальян, баяннарын тоткан гармунчылар татар милли көйләрен сузып бәйрәм тантанасы узачак мәйданга төшеп киләләр икән. Гөл-чәчәкләр, көз муллыгына күмелгән күргәзмә яныннан да тыныч кына узып китәрмен димә.

Биредә район оешма-предприятиеләре, торак милекчеләре ширкәтләре, балалар бакчалары коллективлары үз фантазияләрен эшкә җигеп, чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимештән искиткеч композицияләр ясаганнар. Чәчәктән түшәлгән келәмнәр, әкият геройларына әверелгән кабак, карбыз, кыярлар дисеңме?! Бар да бар. Көз муллыгы, аллы-гөлле чәчәкләр, коллективлар тудырган могҗизага таң калып, карап торасың.


Ә инде бераз гына баргач, бәйрәмгә килүчеләрне бал һәм татар милли ризыклары күргәзмәсе каршы ала. Чәк-чәк, бавырсак, кош теле... тәмле балдан сыгылып торган өстәлләр, парларын чыгарып кайнап утыручы самавырлар, чәй ясап, йөгереп йөрүче милли киемдәге кызларны күргәч, әллә инде мин оҗмахның үзенә эләктемме дип уйлап куясың.

Мондагы гүзәллек, мондагы сый-нигъмәт, муллыкны сүз белән генә аңлатып биреп булмый. Аны үз күзләрең белән күрергә кирәк. Татар халкының милли ризыклары белән баллап, тирләп-пешеп чәй эчүләргә ни җитә! Затлы рестораннарың бер читтә торсын.

Авыл җирлекләре хезмәтчәннәре, районыбызның татлы бал җитештерүчеләре халкыбызның тормыш-көнкүреше, милли йолаларын тулысы белән ачып сала алдылар. Шунда ук кече сәхнәдә үзешчәннәр катнашында концерт бара. Бүген бәйрәм, рәхәтләнеп ял ит, күңел ач. Муллыкка, гүзәллеккә куан!

Кичкә таба бәйрәм халыкны "Юбилейный" стадионына җыйды. Ул үзешчәннәребез, балалар катнашында фидакарьләребез хезмәтенә дан җырлаган театральләшкән тамаша белән башланып китте.


Менә мәйданда хезмәт коллективлары үзләре дә күренде. Азнакаебызга икмәк данын кайтарган, республика күләмендә алдынгы урында баручы авыл хезмәтчәннәрен, кара алтын чыгарып, районыбыз үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән нефтьчеләребез, төзүчеләр, транспортчылар, табиблар, укытучылар көчле алкышлар астында бер-берсен алыштырды. Халык күкрәкләре тулы орден-медальле сугыш ветераннарын, быел яңа тормыш юлына баскан яшь гаиләләрне, елдан-ел зуррак җиңү яулаучы спортчылар, районыбызның яшь гражданнары: кулларына белем букчалары тоткан беренче сыйныф укучыларын сәламләде.


Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм тантанасын ачып, районның икътисади-социаль үсеше хакында эчтәлекле чыгыш ясады. Бу уңышларыбызның нигезендә һәрбер азнакайлының фидакарьлеге, ихтыяр көче, рухи бердәмлек ятуын ассызыклап, олы рәхмәтен белдерде. ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлауларын җиткерде. Тәбрикләү сүзләренә "Татнефть" ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, районыбыз горурлыгы - Мәскәүдән кайткан Россия Герое Ильяс Дауди, Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый Кәримовлар кушылды.


Бәйрәм бүләксез була мени? Урак алдынгылары, нефтьчеләр, төзүчеләр, халыкка хезмәт күрсәтүче оешма-предприятие хезмәткәрләре, мәдәният, мәгариф өлкәсендә эшләүче фидакарьләрнең һәммәсе игътибарга алынган. Аларга Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды, Мактаулы исемнәр бирелүе хакында тантаналы рәвештә игълан ителде.


Эстраданың якты йолдызлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Габделфәт Сафин, Уфа шәһәреннән "Мирас" дәүләт бию ансамбле, "Казан егетләре" ансамбле,"Зөләйлә" триосының концерт-тамашасы караңгы төнгәчә дәвам итте. Көне-төне буена сузылган бәйрәмнең соңгы ноктасы булып, төнге күккә бәйрәм салюты чәчелде.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шәһәр көнен Азнакайда зурлап бәйрәм иттеләр