Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров Азнакай үсешенә зур өлеш керткән

Районда, бигрәк тә шәһәрдә, Расих Әхәт улы Шәкүровның үзен, бер дә булмаса исемен белмәгән бер генә кеше дә юктыр, мөгаен. Чөнки аның дүрт дистә елга якын сузылган хезмәт биографиясе, тулысынча диярлек, азнакайлыларның тормыш-көнкүреш мәнфәгатьләрен кайгырту белән бәйле. НЕФТЬЧЕ Хезмәт юлын ул Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәрендәге политехника институтын тәмамлаганнан соң, 1978...

Районда, бигрәк тә шәһәрдә, Расих Әхәт улы Шәкүровның үзен, бер дә булмаса исемен белмәгән бер генә кеше дә юктыр, мөгаен. Чөнки аның дүрт дистә елга якын сузылган хезмәт биографиясе, тулысынча диярлек, азнакайлыларның тормыш-көнкүреш мәнфәгатьләрен кайгырту белән бәйле.


НЕФТЬЧЕ


Хезмәт юлын ул Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәрендәге политехника институтын тәмамлаганнан соң, 1978 елның июнь аенда, барлыкка килүенә әле ярты ел чамасы гына булган һәм оешу чорын кичергән катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру һәм скважиналарга капиталь ремонт ясау буенча (УПНП һәм КРС) Азнакай идарәсендә өлкән инженер буларак башлый.

Ул елларда биредә эшләгәннәр, бигрәк тә инженер-техник хезмәткәрләр, яңа предприятиенең барлык җитештерү биналарын да эштән соң һәм ял көннәрендә үз куллары белән төзүләрен бүген дә яхшы хәтерлиләр әле. Яшь белгеч Расих Шәкүров, подразделение җитәкчесе урынбасары буларак, үзе эшләячәк фәнни-тикшеренү лабораториясен (НИЛ) кыска вакыт эчендә сафка бастыруда, җиһазлауда, эш өчен кирәкле реагентлар табуда башлап йөрүчеләрнең берсе була.


Районыбызның искиткеч гүзәл табигатьле, ике милләт вәкилләре элек-электән тату-тыныч гомер кичергән Каменка авылында туган, балачагын Азнакай эшчеләр бистәсендә уздырган, урта белем алган, югары уку йортына кергәнче СУМРда, "Азнакайнефть" идарәсе ПРЦНОсында ярдәмче эшче ролендә беренче хезмәт чыныгуын алган егет скважиналарны капиталь ремонтлау коллективында эшләгән егерме ел вакыт эчендә өлкән инженердан фәнни-тикшеренү лабораториясе, җитештерүгә хезмәт күрсәтү базасы, идарәнең технология бүлеге начальнигы баскычларын үтте.

Биредә ул үзен оста оештыручы, җитәкче генә түгел, капиталь ремонт ясау технологиясенә күп кенә яңа методлар керткән, шуның белән скважиналарның нефть бирүчәнлеген арттыруга ирешкән рационализатор, уйлап табучы, гыйлемле инженер-нефтьче буларак та танытты. Нефть скважиналары колоннасын мелалл пластырь белән ямау яңалыгын файдалануга керткән өчен Расих Шәкүров СССР Дәүләт бүләгенә лаек булды. Югарыда телгә алынган эшчәнлеге өстенә ул җәмәгать эшләрендә катнашырга да вакыт тапты - предприятие тарихында беренче тапкыр оешкан хезмәт коллективы советын җитәкләде, ел әйләнәсе уздырыла торган төрле спорт ярышлары лидеры булды.



ДЕПУТАТ


Узган гасырның 80 нче еллары уртасында илдә башланган үзгәртеп корулар җәмгыятькә шактый гына җитди яңалыклар алып килде. Шуларның берсе - сүз иреге. Ул халыкны борчыган актуаль проблемаларны зур трибуналарда күтәреп чыгу, аны чишү юлларын билгеләү мөмкинлеген бирде. Хакыйкать сөюче намусы, туган районына хезмәт итү теләге энергиясе ташып торган егетне Татарстан Югары Советына депутат булырга этәрде. Бу 1990 елның март ае иде. Азнакай округыннан депутат кәнәфиенә дәгъва белдергән биш кандидат (араларында дәрәҗәле җитәкчеләр дә бар иде) арасыннан сайлаучылар үзләренең ышанычларын Расих Шәкүровка белдерделәр.


-Ходай биргән озын гомер юлын узган, күпне күргән-белгән кеше күңелендә дә мәңге онытылмаслык бер мизгел сакланадыр, - ди Расих Әхәт улы, хисләр дулкынына күмелеп. - Минем өчен ул Татарстан Республикасының Дәүләт суверенитеты турындагы документны төзү, аны кабул итүдә катнашу булды. 30 август төнендә декларация, ниһаять, кабул ителде һәм без, дулкынлану катыш җиңү хисе белән, урамга чыктык. Мәйданга җыелган халык безне алкышлар белән каршы алды, кулларында күтәреп йөрде. Мин үземнең туган Республикам азатлыгы өчен керткән өлешем белән горурландым, горурланам һәм гомерем буена горурланачакмын да!


Республика суверенлыгын яулау ул вакытта Татарстан өчен шактый гына сәяси һәм икътисади вәкаләтләргә юл ачты. Әйтик, үзәккә җибәрелә торган салым күләме 70 тән 30 процентка кадәр кимеде. Янга калдырылган финанс мөмкинлекләре хисабына мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт сарайлары, торак йортлар кебек социаль объектлар төзелде.
Ул вакытта нефтьче-депутат Шәкүровның республикадагы нефть сәнәгате тармагын тулысынча Татарстан юрисдикциясенә күчерү зарурлыгы турындагы чыгышы да сессиядә катнашучы халык вәкилләре арасында зур яклау тапты. Шуның нигезендә "Татнефть" компаниясенең финанс мөмкинлекләре артты. Нәтиҗәдә, нефтьчеләр ярдәме белән һәр шәһәр, район үзәгендә диярлек, Боз сарайлары калкып чыкты. 10 мең кешегә исәпләп караганда, аларның саны буенча республика бүген ил күләмендә алдынгы урыннарның берсен били.


Саный китсәң, Татарстан Югары, Дәүләт Советлары депутаты итеп ике чакырылыш рәттән (1990-2000 еллар) сайланган, аның беренчесендә план-бюджет, икенчесендә экология комитетларында эшләгән Расих Шәкүровның республика, шул исәптән Азнакай районы халкының тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен башкарган эшләре санап бетермәле түгел. Әмма бу урында районның "Татнефть" ААҖ белән берлектә башлаган, бүгенгәчә уңышлы эшләп килгән чишмәләрне төзекләндерү, аларны карап тоту, тузган торак урынына яңаларын төзү турындагы республика программаларының нәкъ менә шул елларда һәм депутат Шәкүровның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә кабул ителүен искә төшереп узу бер дә артык булмас кебек...



ДӘҮЛӘТ ХЕЗМӘТКӘРЕ


Кайда гына, нинди вазифада гына эшләсә дә, Расих Әхәт улының холкында кешеләрне инандыру һәм үз артыннан ияртү, үзенә һәм башкаларга карата таләпчәнлек, шул ук вакытта кешелеклелек сыйфатлары өстенлек итә, минемчә.


Бүгенге вазифасына - Азнакай шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынына билгеләнгәнче, моннан дистә елга якын элек, Азнакай район һәм шәһәр администрациясе башлыгы урынбасары булып 13 ел эшләде ул. Шул дәвердә аның турыдан-туры катнашы белән шәһәрдә икмәк заводы, Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесенең яңа котельные, бала тудыру йорты һәм башка җитди социаль объектлар сафка бастырылды.

Нәкъ менә шул елларда шәһәрне эчәр су белән тәэмин итүне үз эченә алган "Көмеш су" программасы тормышка ашырылды, Азнакай һәм Төркиянең Тарсус шәһәрләре арасында дуслык килешүе төзелде, Яңа Юл һәм Мәнәвез микрорайоннары төзелешенә нигез салынды. Нәкъ менә шул елларда республикада узган "Иң төзек торак пункты" конкурсында Азнакай шәһәре ике тапкыр җиңеп чыкты, ике ел рәттән призлы урыннар яулады. Россия күләмендәге шундый ук ике ярышта диплом белән бүләкләнде.


Ул вакытта туплаган бай тәҗрибәсе Расих Шәкүровка бүген шәһәрне үстерү, төзекләндерү кебек җитди мәсьәләләрне уңышлы хәл итәргә ярдәм итә.


- Башкарган эшең кешегә файда, үзеңә куаныч китерерлек булсын. Шул вакытта гына күңел канәгатьләнү хисен кичерә ала, - ди Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Әхәт улы Шәкүров.
Бу - аның тормыш девизы да.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров Азнакай үсешенә зур өлеш керткән