Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәхнәдә – сәнгать мәктәбе талантлары

Инде матур гадәткә кергәнчә, уку елы ахырында һәр елны сәнгать мәктәбе укучылары тамашачы алдында белем-сәләтләренә хисап тота. Быел да коллективның отчет концерты үз югарылыгында оештырылып, һәр чыгыш алкышларга күмелде. Шушы илле ел эчендә мәктәптә югары профессиональ дәрәҗәдәге педогоглар коллективы тупланды. Укытучыларның барсы да югары исемнәргә ия, балаларга белем бирү, аларның...

Инде матур гадәткә кергәнчә, уку елы ахырында һәр елны сәнгать мәктәбе укучылары тамашачы алдында белем-сәләтләренә хисап тота. Быел да коллективның отчет концерты үз югарылыгында оештырылып, һәр чыгыш алкышларга күмелде.

Шушы илле ел эчендә мәктәптә югары профессиональ дәрәҗәдәге педогоглар коллективы тупланды. Укытучыларның барсы да югары исемнәргә ия, балаларга белем бирү, аларның сәләтләрен ачуда бар тырышлык, сабырлыгын биреп эшләүче остазлар. Илле педагогның 35е - төрле елларда шушы ук мәктәпне тәмамлаган кешеләр. Бүгенге көндә 722 бала әлеге мәктәптә моң дөньясының серләренә төшенә, бию һәм рәсем сәнгатенең нечкәлекләрен өйрәнә.

Мәктәптә шактый иҗат коллективлары тупланып, алар халыкара, илкүләм, республика һәм район конкурсларында призлы урыннар яулап, олы сәхнәләрдә тамашачыны әсир итеп киләләр. Менә бүген дә алар район-шәһәр Мәдәният йортының тулы залын җыеп, аны алкышларга күмдерде. Солистлар, вокаль ансамбльләр башкаруында классик әсәрләрдән алып, халык, заманча эстрада җырлары яңгырады, оркестрлар, бүлекләрнең иҗат коллективлары күңел төпкелләрен айкаган моңлы көйләр уйнады. Биючеләр сәхнә тотты. Чыгышлар барганда слайдлар аша яшь талантларның төрле бәйгеләрдә ирешкән уңышлары рәссамнәрнең иҗади эшләре чагылды.

Азнакай сәнгать мәктәбе - балаларыбызга шатлык, бәхет, игелек өләшүче мәдәни учак ул. Һәр бала безгә могъҗиза эзләп килә һәм иртәме - соңмы ул аны таба да. Сәхнәдә, экранда чагылганнар - болар коллектив ирешкәннәрнең бер өлеше генә. Ел дәвамында алар шактыйга җыела һәм мәктәбебез һәр укучының иҗатын күрә, бәяли, аның белән чиксез горурлана.

Л.Муллаева, мәктәп укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев