Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шимбә көне Актүбә бистәсе нефтьчеләрнең спорт ярышлары үзәгенә әйләнде

"Азнакайнефть"нең Актүбәдәге спорт-сәламәтләндерү базасы иртәнге якта ук бәйрәмчә бизәлгән, күңелне дәртләндерүче көйләр белән төренгән иде. Чөнки монда бүген тантана - идарә цехлары арасында чаңгы, ә бина эчендә шәһәрнең сәнәгать оешмалары командалары зал футболы ярышлары узачак. Бина залында барган мини футболны күзәтүчеләр дә, командаларның җанатарлары да уеннардан канәгать калганнардыр, мөгаен. Чөнки...

"Азнакайнефть"нең Актүбәдәге спорт-сәламәтләндерү базасы иртәнге якта ук бәйрәмчә бизәлгән, күңелне дәртләндерүче көйләр белән төренгән иде. Чөнки монда бүген тантана - идарә цехлары арасында чаңгы, ә бина эчендә шәһәрнең сәнәгать оешмалары командалары зал футболы ярышлары узачак.

Бина залында барган мини футболны күзәтүчеләр дә, командаларның җанатарлары да уеннардан канәгать калганнардыр, мөгаен. Чөнки ярышлар үтә дә мавыктыргыч булды.

Ярышта шәһәр предприятиеләреннән сигез команда катнашты. Уен барышында аларның барысы да үзләренең яхшы форма булуларын күрсәтте. Шулай да "Азнакайнефть" идарәсе командасы көндәшләреннән өстенрәк булып чыкты. Икенче урынга Азнакай "Нефтемаш" заводы спортчылары, өченчегә - район җыелма командасы чыкты. Пьедесталга күтәрелүчеләргә Мактау грамоталары һәм призлар тапшырылды.

Нәфис Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шимбә көне Актүбә бистәсе нефтьчеләрнең спорт ярышлары үзәгенә әйләнде