Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шифалы керем чыганагы

Умартачылык-табышлы тармак Һәр елның язында умартачылар укуын оештыру районда гүзәл традициягә әйләнде. Аның быелгысы, гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү идарәсе актлар залында өч көн буена барды. Семинар эшендә районның хуҗалык умарталыкларында эшләүчеләр, һәвәскәр умартачылар, белгечләр катнашты. Укуны район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы М.Усманов ачты, анда катнашучыларга тынгысыз һәм четерекле хезмәтләрендә...

Умартачылык-табышлы тармак

Һәр елның язында умартачылар укуын оештыру районда гүзәл традициягә әйләнде.

Аның быелгысы, гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү идарәсе актлар залында өч көн буена барды. Семинар эшендә районның хуҗалык умарталыкларында эшләүчеләр, һәвәскәр умартачылар, белгечләр катнашты.

Укуны район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы М.Усманов ачты, анда катнашучыларга тынгысыз һәм четерекле хезмәтләрендә уңышлар теләде.

Районда умартачылыкның торышы һәм алга планнар, бал ризыкларын җитештерү технологиясе турында умартачылык буенча инспектор Ә.Хаҗиев сөйләде. Үзенең чыгышында ул кортлар яратып оча һәм бал күп бирә торган карабодай, донник, эспарцет культураларының чәчүлек мәйданын арттыру кирәклегенә басым ясады. Җирле урта-рус токымыннан булган нәсел умарталыгы булдыру зарурлыгын әйтте.

Семинар-укуда "Татагро" ҖЧҖ баш агрономы И.Фәрухшин, район ветеринария берләшмәсе лаборант-бактериологы А.Низамова, авыл хуҗалыгының игенчелек һәм терлекчелек буенча консультантлары Ф.Шәрәфиев, Р.Гыйләҗев, ветлаборатория мөдире Р.Әскәров, юрисконсульт Г.Хәбибуллин, Һәвәскәр умартачылар Н.Фәйзуллин, Ф.Биков, Д.Тимербаев, урман хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Р.Зиннуров, прокурор ярдәмчесе Н.Әюпов катнашты һәм чыгыш ясады.

Укулар барышында шулай ук районда "Нектар" умартачылык җәмгыятен булдыру турында тәкъдим дә кертелде.

Наил МАЛИКОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев