Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сөгъдә апа Президент котлавын алды

Марсель Шәйдуллинның Сөгъдә апа белән сөйләшеп сүзләре бетмәде Хезмәт, тыл ветераны Сөгъдә Ермаковага 90 яшьлек юбилее белән котлап Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты килде. Хат һәм бүләкләрне аңа район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин һәм «Азнакайнефть» идарәсе начальнигы Рәзиф Галимов тапшырды. В.Путин дәүләт властенең югары башкарма орган җитәкчеләренә...

Марсель Шәйдуллинның Сөгъдә апа белән сөйләшеп сүзләре бетмәде

Хезмәт, тыл ветераны Сөгъдә Ермаковага 90 яшьлек юбилее белән котлап Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты килде. Хат һәм бүләкләрне аңа район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин һәм «Азнакайнефть» идарәсе начальнигы Рәзиф Галимов тапшырды.

В.Путин дәүләт властенең югары башкарма орган җитәкчеләренә һәм баш федераль инспекторларга РФ субъектларында яшәүче һәм үзенең зур юбилеен каршылаучы ветераннарга Россия Президентының шәхси котлауларын тапшырырга боерган. Сөгъдә Баян кызын районыбызда беренчеләрдән булып тәбрикләделәр. Ветераннарны хөрмәтләү дәвам итәчәк.

Сөгъдә апа 1922 елның 15 апрелендә Азнакайда туа. Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлагач, 15 ел дәвамында авыл мәктәпләрендә укытучы булып эшли, шул ук вакытта директор вазифаларын да башкара. Озак еллар «Азнакайнефть» идарәсе аппаратында хисапчы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Аның ире - Бөек Ватан сугышында катнашкан Мәгъдәни Салих улы һәм кызы Флүрә инде гүр ияләре. Сөгъдә апаны Мәгъдәни аганың туганнары - Ленуза һәм Зөфәр Сабировлар карый. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән Гөлсем Садыйкова аңа хуҗалык эшләрендә булыша. Ветеранга еш кына кызы белән бергә эшләгән укытучылар кунакка килә. Тормыш сөючән күршесенең хәлен белергә Ләлә, Клава, Гөлфизәр керә.

"Бөек Ватан сугышының авыр сынауларына бирешмәгән сезнең буын - җиңүчеләр һәм батырлар буыны белән без горурланабыз. Һәрберегез уртак Җиңүгә үзенең бәяләп бетергесез өлешен керткән," - дип язылган В.Путинның котлау хатында. Марсель Зөфәр улы Сөгъдә Баян кызына ныклы сәламәтлек һәм тормыш ямен татып, озын гомер кичерүен теләде.

-Мондый игътибар мине дулкынландырды. Россия Президентына, район, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчелегенә котлаулар һәм бүләкләр өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм, - диде Сөгъдә апа кунакларны чәй, татлы ризыклар белән сыйлап.

Айгөл ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев