Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сезнең хатларны укыйбыз

Редакция почтасы укучыларыбыз хатлары белән тулы. Алар арасында тәнкыйть хатлары да, фикер-киңәш белдергәннәре дә, үткәннәрне искә алып, сагыш белән сугарылганнары да... бар. Әмма иң күбесе - рәхмәт хатлары. "Чемодур мәктәбенең 9 сыйныф укучылары ишек алдымны көрәп киттеләр. Мин һәрчак укучыларның ярдәмен тоям. Алар кышын кар көрәсәләр, язын түтәлләр казыйлар. Шундый...

Редакция почтасы укучыларыбыз хатлары белән тулы. Алар арасында тәнкыйть хатлары да, фикер-киңәш белдергәннәре дә, үткәннәрне искә алып, сагыш белән сугарылганнары да... бар. Әмма иң күбесе - рәхмәт хатлары.

"Чемодур мәктәбенең 9 сыйныф укучылары ишек алдымны көрәп киттеләр. Мин һәрчак укучыларның ярдәмен тоям. Алар кышын кар көрәсәләр, язын түтәлләр казыйлар. Шундый ярдәмчел һәм игелекле булганнары өчен укучыларга да, укытучыларга да рәхмәтлемен", - дип яза пенсионер-укытучы Т. Кириллова.

Менә Сарлы авылында гомер кичерүче Мәүҗидә әби Садретдинова хаты: "Кеше күңеле - пыяла, саксыз кагылсаң - уала, дип юкка әйтмиләрдер күрәсең. Олыгая-олыгая күңелләр тагы да нечкәрә икән. Мин 46 ел Бүләк авылында халыкка кино хезмәте күрсәттем, бер үк вакытта "Алга" колхозында ындыр табагы мөдире булып эшләдем. Хезмәт ветеранымын, бик күп Мактау кәгазьләре белән бүләкләндем. Шөкер, хуҗалык һәм авыл җитәкчеләренең кайгыртучанлыгын тоеп яшим. Тик үземнең төп хезмәтем - кино күрсәтү эшчәнлеге буенча соңгы елларда тәбрикләү открыткасы да алган юк. Кечкенә генә котлау булса да күңелебез булыр иде.

Ә менә 8 март бәйрәме алдыннан Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин имзасы белән котлау открыткасын алдым. Шулкадәр күңел булды, ирексездән күзгә яшьләр тыгылды. Менә шундый кайгыртучан җитәкчеләр күбрәк булса, гомерләребез бәйрәм рухына күмелер иде".

" Мин - ил алдында үз бурычымны намус белән үтәгән өлкән яшьтәге пенсионер, - дип яза Әхмәтзыя Шакиров. - Дөреслек эзләп күп йөрдем. Бу көннәрдә кайбер тискәре фактлар белән Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдиновка мөрәҗәгать иттем. Ул мине игътибар белән тыңлап кына калмады, ә бәлки күз алдымда ук тиешле оешмаларга шалтыратып, проблемаларны чишү юлларын ачыклады. Шундый игътибарлы һәм ихтирамлы җитәкчеләребез күбрәк булса, иртәгәге көндә тагын да яхшырак яшәрбез дигән өметтә калабыз."

Ишек алларының чисталыгы җыештыручыга, аның намус белән тырышып эшләвенә бәйле. Редакция почтасында Болгар урамы 27, Нефтьчеләр урамы 28 йортларда яшәүчеләр Илгизәр Фәйрүзовның, Актүбә бистәсе Комарова урамы 20 һәм 22 йортта яшәүчеләр Гөлүсә Зарипованың эшен мактап язган хатлар да бар. "Һәрвакыт чиста итеп көрәп, себереп торалар. Яңгыр яуса да, кар яуса да алар һәрчак эш урынында", - диләр хат авторлары.

Авылларның төзеклеге, матурлыгы, әлбәттә, авыл башлыгына да бәйле. "Мин сезнең газетаны бик яратып укыйм. Районыбыз авылларында бик күп хезмәт кешеләрен мактап язасыз. Безнең "Җиңү" бистәсендә дә күп ул андый мактаулы кешеләр. Узган ел җирлек башлыгы итеп авылыбызның үрнәк гаиләсендә тәрбияләнгән, үз егетебез Ленар Мөкъсинов сайланды. Ул беренче көненнән үк авылны чистарту эшенә кереште. Ничә еллар дәвамында тирә-юньне ямьсезләп торучы пычрак су агучы канауны эшчеләр табып, шәхси тракторы белән күмеп тә куйды. Хәзер бу тыкрыктан авылдашлар сөенә-сөенә көтү куалар. Урамнарыбыз яктырды. Караңгы, пычрак язгы төннәрдә дә курыкмыйча йөрибез. Тагын бер мактаулы авылдашыбыз - депутат Марсель Сәмигуллин. Ничә еллар суга интегеп яшәдек. Торбалар тәмам искереп беткән иде. Ә хәзер авылда су линиясе алыштырылды. Йортларга су килә. Ул бик чиста, юшкыны да элекке кебек түгел. Киләчәктә дә үз хезмәтләренең җимешләрен татып, игелекле эшләрен дәвам итсеннәр", - ди авылның ветераннар советы рәисе Дилбәр Рикмушина бистә халкы исеменнән язылган хатында.

Яр Чаллыда яшәүче Минзирә Зыятдинова бүгенге көндә дә туган авылы Түбән Якыйны ташламавы, җәен яшелчә үстереп биредә яшәве хакында яза. Ул бүгенге көндә авыл башлыгы булып эшләүче Илмира Әхтәмованың тырыш хезмәтенә соклана. "Урамнарда шәһәрдәге кебек утлар яна, күпме халык көянтә-чиләк белән чишмәгә йөри иде, хәзер ике авылга да су керде. Тиктормас, тырыш Илмираны "Нива" машинасы белән әле авылның бер, әле икенче башында күрергә була. Безнекеләр күңелле итеп ял да итә беләләр, смотр-концертларда катнашалар", - дип сөенечен уртаклаша ул.

Рәхмәт хатларының күпчелеге , әлбәттә, табибларга. Мәгълүм булганча редакция почтасының мондый хатлардан бер дә өзелеп торганы юк. Менә аларның берничәсе: "Авыр операцияләр кичереп, Азнакай район сырхауханәсенең хирургия бүлегендә дәваландым. Мине яңадан тормышка кайтаручы табиб-хирург Илдар Нуриев, УЗИ табибы Әсгать Бакиров, шәфкать туташлары Филисә, Зәйлә һәм башкаларга, балаларыма, Гөлсирин Габдрәуповага зур рәхмәтемне белдерәм". (Әнисә әби имзасы белән килгән хат). Шулай ук Үчәлле авылыннан Мәүлидә әби Ибраһимова да табиблар ( Хәким Назарович, Эдуард Ирекович, Әсгать Госманович, Илдар Әнвәрович, Илдар Олегович, Раушания Рәшитовна, Илдар Рәисович) һәм шәфкать туташларының тырышлыгы, игътибарлыгы ярдәмендә авыр, катлаулы операцияләрне дә җиңел кичерүе, уңышлы дәвалануы хакында яза.

Югары категорияле мөгаллим Васил Бикташев юбилеенда хөрмәтләгән 23 нче авыл һөнәри училищесында бергә эшләгән коллегалары, балалары, туганнары дусларына рәхмәтен юллый.

Әмма без укучыларыбыздан килгән барлык хатларны да газета битләрендә урнаштырып бетерә алмыйбыз. Бигрәк тә рәхмәт хатларын. Аларның түләүле булуын һәм бастыру өчен редакциянең рекламалар бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген кабат укучыларыбызның исенә төшерәбез.

Хәкимә апа Абдуллина - актив хәбәрчеләребезнең берсе. Кыска гына вакыт эчендә бер төргәк хатлар юллады. "Ай-һай күңелле яшиләр соң безнең Уразайда. Бигрәк ямьле авылымның кырлары, җиләкле аланнары, чишмә буйлары. Таң атканда төрле кошлар сайрый, оҗмах капкасы ачылгандай була", - дип, авылының гүзәллегенә дан җырлый ул.

Карамалыдан Роберт Сафин да еш яза безгә. Соңгы язмаларының берсендә ул озак еллар дәвамында авыл Советы рәисе булып эшләгән, ветеран Сәлих Фәттаховның уңганлыгы, булганлыгы, үрнәк гаилә башлыгы булуы турында сөйли. Татшуганнан Рәзилә Исхакова кадерле әтисе Фирдәүскә багышлап чыгарган бәетен юллаган.

... Менә җиргә кабат язлар килде. Хатлар утырып язарга уңайлы булган кышкы озын кичләр артта калды. Бакча мәшәкатьләреннән арынганда, ял вакытларында безгә язгалап торыгыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Бергә-бергә хәбәрләшеп яшик!

Сезнең хатларыгызны Нәсимә ФАЗЛЫЕВА укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сезнең хатларны укыйбыз