Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сездән башка, әбиләр, ничек үссен безнең нәниләр?!

ТР тарихи-мәдәни мирас елына йомгак ясап, Азнакай гимназиясендә "Сездән башка, әбиләр, ничек үссен безнең нәниләр?!" дип исемләнгән "Музей һәм балалар атналыгы" кысаларында әдәби-музыкаль кичә узды. Чарага шәһәребез укучылары, мәктәп музее активистлары, җитәкчеләре җыелды, ак яулыклы әбиләр кунак булып килде. Зал бәйрәмчә бизәлгән, рәсемнәр, китаплар күргәзмәсе оештырылган. Тарих укытучысы Эльза Мифтахова...

ТР тарихи-мәдәни мирас елына йомгак ясап, Азнакай гимназиясендә "Сездән башка, әбиләр, ничек үссен безнең нәниләр?!" дип исемләнгән "Музей һәм балалар атналыгы" кысаларында әдәби-музыкаль кичә узды. Чарага шәһәребез укучылары, мәктәп музее активистлары, җитәкчеләре җыелды, ак яулыклы әбиләр кунак булып килде.
Зал бәйрәмчә бизәлгән, рәсемнәр, китаплар күргәзмәсе оештырылган. Тарих укытучысы Эльза Мифтахова һәм татар әдәбияты укытучысы Гөлнар Зыятдинова ак яулык тарихын тәфсилләп сөйләделәр.
Зәһинә абыстай Ганиева моңлы итеп мөнәҗәт башкарды. Мәгариф ветераны, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Зенфира Латыйпова чыгышы әби-әни-бәби - өч буын вәкиленең тәрбияви тәгълиматларын укучыларга бәян итте.
Татар халкы үзенең гореф-гадәтләрен сугыш елларында да, сугыштан соң да саклаган. "Ак яулык тарихы" дигән тамаша шул темага багышланды. Әби ролен башкарган Рәмилә Хәсән кызы балаларны тыйнак, әдәпле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте.
Педагог Фәния Мәрданшина "Ак яулыклар салам әле" җырын башкарды. Соңыннан кунакларга мәктәп музеена экскурсия оештырылды. "Мирас" түгәрәге укучылары үз куллары белән ясалган гөлчәчәкләрне акъәбиләргә бүләк иттеләр.
Ак яулык безнең чорда да татар хатын-кызларының аклык-сафлык билгесе санала. "Гомер көзебезне акъәбиләр булып каршыларга, оныкларыбызны сөяргә, аларга да халкыбызның милли гореф-гадәтләрен тапшырырга насыйп булса иде", - дип тәмамлады кичәне балалар иҗаты үзәгенең туган төбәкне өйрәнү һәм мәгариф музее мөдире Тәкъсимә Гарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сездән башка, әбиләр, ничек үссен безнең нәниләр?!