Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үсентеләрнең торышын министр уңай бәяләде

Министр Марат Әхмәтов (уңнан беренче) район агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән 6 июнь көнне ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Азнакайга килде һәм район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин озатуында басулардагы яңа уңыш үсентеләренең торышын карап йөрде. Аннан соң министр вертолеты Мөслим авылы янындагы "Кәримов Ф.Р." КФХсының...

Министр Марат Әхмәтов (уңнан беренче) район агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән

6 июнь көнне ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Азнакайга килде һәм район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин озатуында басулардагы яңа уңыш үсентеләренең торышын карап йөрде.

Аннан соң министр вертолеты Мөслим авылы янындагы "Кәримов Ф.Р." КФХсының печәне җыеп алынган күпьеллык үлән басуына төште. Биредә Марат Готыф улы район агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре белән очрашып сөйләште. Быелгы кыр эшләрен республикада беренчеләрдән булып, җирдән дым киткәнче башлаган Азнакай игенчеләренең эш алымнарын һәм шуның нәтиҗәсе буларак, шытымнарның тигез, мул тишелешен, үсешен уңай бәяләде.

- Республиканың көньяк-көнчыгышы табигате игенчене беркайчан да артык иркәләмәде. Биредә ныклы уңышка бары тик зур тырышлык, технология таләпләрен төгәл үтәү нигезендә генә ирешелде. Яңа гасыр башында гөрләп торган район соңгы елларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә торгынлык кичерде. Бүген мин биредә кабаттан күтәрелеш башлануын күрәм. Яңа җитәкчелекнең авыл хуҗалыгы өлкәсендәге дөрес сәясәте һәр тармакта үзен сиздерә, - диде министр. - Ә без, үз чиратыбызда, ярдәмнән ташламабыз.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев