Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Савытларда дары бар әле...

Ватан сакчысы көне уңаеннан район ветераннар советы һәм РОСТО (ДОСААФ) җәмгыяте, менә җиденче ел инде, ветераннар арасында якташыбыз - генерал Фатыйх Булатов истәлегенә һава винтовкасыннан ату ярышлары үткәрә. Аның быелгысы, бер еллык тәнәфестән соң, кабат 89 нчы һөнәр лицее спорт залында узды. Әлеге ярышларның өлкәннәр арасында елдан-ел популярлаша баруы анда...

Ватан сакчысы көне уңаеннан район ветераннар советы һәм РОСТО (ДОСААФ) җәмгыяте, менә җиденче ел инде, ветераннар арасында якташыбыз - генерал Фатыйх Булатов истәлегенә һава винтовкасыннан ату ярышлары үткәрә.

Аның быелгысы, бер еллык тәнәфестән соң, кабат 89 нчы һөнәр лицее спорт залында узды. Әлеге ярышларның өлкәннәр арасында елдан-ел популярлаша баруы анда катнашучылар саны артуыннан да күренә: баштагы вакытларда 15 - 20 генә кеше катнашкан булса, соңгысына кырыктан артык ветеран-мәргән килде. Араларында Бөек Ватан сугышы һәм Япон самурайларына каршы бәрелешләр зилзиләсе аша узучылар да байтак иде.

Лицей укучылары Булат Гайсин, Люция Габделхакова, Илзирә Хөсәенова, җитештерүгә өйрәтү мастеры Роза Исмәгыйлова, физкультура укытучысы Исламбай Сабиров күрсәткән концерт номерларыннан соң, өлкәннәрне Ватан сакчысы көне белән муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, хатын-кызлар исеменнән аның урынбасары Илүзә Мөстәкыймова, РОСТО (ДОСААФ) җитәкчесе Гәрәй Хәмидуллин, һөнәр лицее директоры Виктор Дульский тәбрикләде һәм ярышларда уңышлар теләде.

Залда Татарстан Республикасы гимны яңгыраганнан соң, төз ату ярышлары башланды.

Үз чиратлары җиткәнне көтүчеләр белән аралашабыз. ПАТПның ветераннар советы рәисе Сергей Желнин, район ветераннар советының спорт секциясен җитәкләүче Гариф Насыйбуллин, Идрис Кәримов, Рәис Мөхитов - дүртесе дә сиксәннән өстә булуларына карамастан, бер генә ярышта да катнашмыйча калмаганнар. Сергей Николаевич алдагы елларда бер тапкыр хәтта супермәргән исемен яулаган, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Яшьрәкләр төркеменнән Ниһат Мозаффаров, Фәнис Җиһангиров, Илдус Гыйләҗев, Ринат Гыйльманов һәм башкалар, алдан сөйләшенгән кебек бер авыздан, мондый кызыклы ярышларның, беренче чиратта, үзара күрешү, аралашу, фикер алышу урыны булуын әйтәләр. Ул арада һөнәр лицее кызлары ветераннарны кайнар чәй, тәм-том белән сыйлый.

... Ярышлар тәмам. Комиссия җиңүчеләрнең исемен атый. 2012 елның супермәргәне дип иң күп очко җыйган Ринат Илюхин таныла. Икенче урында шагыйрь Илдус Гыйләҗев, өченчедә - Сәгыйдулла Сәитов. Аларга РОСТО (ДОСААФ) җәмгыяте хәзерләгән медаль, Мактау грамотасы һәм кыйммәтле призлар тапшырыла. Хәер, ярышта катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады, барысына да өлеш чыкты.

Соңыннан лицей директоры Виктор Дульский ветеран спортчыларны мул аш табынына җыйды.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев