Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сау бул, җәй! Исәнме, мәктәп!

Шимбә, 1 сентябрьдә, барлык мәктәпләрдә беренче кыңгырау чыңлады. Айгөл Шәрипова Азнакай 7 нче урта мәктәбе укучылары да яңа белем һәм кичерешләр "диңгезенә чумарга" тантаналы линейкага җыйналды. "Бу - безнең 21 нче Белем көне", - дип билгеләп үтте мәктәп директоры Рәфкать Мөгътәсимов. Ул яңа укытучылар белән таныштырды. Беренче сыйныфка 58 бала...

Шимбә, 1 сентябрьдә, барлык мәктәпләрдә беренче кыңгырау чыңлады.
Айгөл Шәрипова

Азнакай 7 нче урта мәктәбе укучылары да яңа белем һәм кичерешләр "диңгезенә чумарга" тантаналы линейкага җыйналды. "Бу - безнең 21 нче Белем көне", - дип билгеләп үтте мәктәп директоры Рәфкать Мөгътәсимов. Ул яңа укытучылар белән таныштырды. Беренче сыйныфка 58 бала килгән, ә мәктәпне 40 укучы тәмамлаячак.
Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин коллективка зур телевизор, ә ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов видеопроектр бүләк итте. "Педагогларыгызның уңышлары - республика һәм Россия бәйгеләрендә җиңүләре турында беләм. Биредә көчле коллектив эшли", - дип Марсель Зөфәр улы бәйрәм белән котлады һәм беренче сыйныфка баручыларга Белем иленә хәерле юл теләде.
Мәгариф идарәсе начальнигы Гаяз Хәмидуллин да коллективка уңышлар юллады.
Суда батучы баланы коткарган өчен 10 Б сыйныфы укучысы Роман Мотыйгуллинга Мактау грамотасы тапшырылды. "Бу мәктәптә намуслы, батыр егетләр үсә! - диде 87 нче янгын часте начальнигы Рөстәм Хәйруллин.
"Ак Барс" Банк ААҖ нең Азнакай филиалы директоры Ирек Галәтдинов беренче сыйныф укучыларына "Универсиаданың тылсымлы картасы" дигән китаплар һәм уен-диск тапшырды.
Бәйрәмдә, гадәттәгечә, укучылар башкаруында шигырьләр яңгырады, әкият геройлары театральләштерелгән тамаша күрсәтте, яңа уку елы башланганын белдереп, кыңгырау чыңлады, аллы-гөлле шарлар һавага символик Белем ачкычын күтәрде. Хәерле сәгатьтә, хәерле юл!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев