Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Санаулы көннәр калды

Карлар эреп, басулар чем-кара күлмәген киде. Игенченең йөрәген җилкендереп,тургай моңы яңгырый. Менә тиздән, бик тиздән кырлар тракторлар гөрелтесенә күмелер, күпереп җитешкән җир куенына зур өметләр баглап, бәрәкәтле орлыклар салыныр. Ә әлегә чәчүгә хәзерлекнең соңгы шәрехнамәләре сызыла. Язгы чәчү эшләренең никадәр төгәл, уңышлы башкарылуы механизаторларга, аларның тәҗрибәсе, тырышлыгына бәйле. Шуңа да...

Карлар эреп, басулар чем-кара күлмәген киде. Игенченең йөрәген җилкендереп,тургай моңы яңгырый. Менә тиздән, бик тиздән кырлар тракторлар гөрелтесенә күмелер, күпереп җитешкән җир куенына зур өметләр баглап, бәрәкәтле орлыклар салыныр. Ә әлегә чәчүгә хәзерлекнең соңгы шәрехнамәләре сызыла.

Язгы чәчү эшләренең никадәр төгәл, уңышлы башкарылуы механизаторларга, аларның тәҗрибәсе, тырышлыгына бәйле. Шуңа да дүшәмбе көнне "Шәвәлиев" КФХ да хуҗалыклар механизаторларын җыеп, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу бик тә кирәкле һәм файдалы чара булды. Әлеге очрашуга авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар да чакырулы иде. Аксакаллар тиздән чәчү эшенә керешергә тиешле механизаторларга киңәшләрен бирделәр.

- Менә шулай бергә-бергә очрашып, фикер алышып, аксакалларыбызның хәер-фатихасын алып чәчү эшләренә керешү үзенең уңай нәтиҗәсен бирми калмас. Еллар уңышлы килә. Туфракта дым җитәрлек, техника, технология тулысынча әзер, республика һәм район җитәкчелегенең ныклы ярдәмен тоябыз. Сыйфатлы һәм яхшы эшләүчеләргә кызыксындыру чаралары күрелә. Инде хәзер сезгә зур өметләр баглыйбыз, тырышып эшләргә генә кала, - диде авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов механизаторларга мөрәҗәгать итеп.

Аксакаллар һәм бүген хезмәт куючы игенчеләрнең сөйләшер сүзләре чәй өстәле артында да дәвам итте. Бу кирәкле гамәл, юкка гына борынгы бабаларыбыз: "Киңәшле эш таркалмас", - димәгәннәр.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Санаулы көннәр калды