Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай балалары Росстат Бөтенроссия сан алу кампаниясенә багышланган бәйгедә катнаша ала

Сан алуны ясап буламы? Балаларыбыз сан алу хакында беләләрме, аны ничек күзаллыйлар?

Бу сорауга җавапны бик тиздән ала алырбыз, шәт.

Росстат Бөтенроссия сан алу кампаниясенә багышлап балалар арасында зур бәйге игълан итә. Анда 7-12 яшьлекләр катнаша ала. Бәйгегә җибәргән рәсемдә үз илең, анда сан алуның ничек уздырылуын чагылдырырга, гаиләңне, сан алучыларны, я булмаса интернет аша электрон кәгазьләрне тутырган чакны тасвирларга мөмкин. Моннан тыш, үзең яшәгән авыл, шәһәрне, аның иң матур урыннарын ясарга була. Алар янәшәсенә сан алу талисманы – ВиПиНны да куярга онытмагыз.

Рәсемнәрне 16 ноябрьдән 1 мартка кадәр куярга була.

Җиңүчеләрне премияләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев