Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Самарада Азнакай егетләре солдат анты кабул иттеләр

Хәрби частька – бүләк, күчтәнәчләр белән

Районыбыз белән шефлык итүче Самара шәһәрендәге хәрби частька һәр чакырылышта хәрби ант кабул итүгә бару матур бер традиция әйләнеп, ике төбәк арасында әнә шулай дуслык, туганлык күпере салынды. Узган шимбәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов, республика хәрби комиссариатының Азнакай бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеев җитәкчелегендә көзге чакырылыш егетләренең әти-әниләре, якыннары, дуслары составындагы делегация әлеге частька юл алды.

–Мондый очрашуларга беркайчан да буш кул белән барган юк. Бу юлы да мәктәп туклану комбинаты чәй күчтәнәчләре – милли ризыклар әзерләп, җибәрде, “Тукай” хуҗалыгы җитәкчесе Гаптеләхәт Рафиков юл чыгымнарын күтәрде, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов. – Биредә безнең киләсен көтәләр иде. Әти-әниләр әүвәл уллары яшәгән казарманы карап чыкты. 3-4 кешелек бүлмәләр иркен, җылы. Шәхси гигена урыннары да чиста, тәртиптә. Ял итү, китап уку, хәрби белгечлек алу, музыка, спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган. Батальон, часть командирларының алар турында аталарча кайгыртуы сизелә, үзләре дә егетләребезне гел мактап кына сөйләде. –Икеарадагы хезмәттәшлекнең истәлеге итеп хәрби частька район башлыгы исеменнән затлы фотоаппарат та бүләк иттек.

Командирлары, район җитәкчеләре, әти-әниләре, якыннары алдында хәрби ант кабул итеп, егетләребез ил алдындагы бурычларын намуслы үтәргә, иминлек сагында уяу торырга сүз бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев