Салкынча көннәр ялларга кадәр сакланачак
Азнакайда сизелерлек суытты. Татарстан синоптиклары хәбәр итүенчә, бүген районда кояшлы аяз көн булачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, көчле, секундына 6 метр тизлектә исә. Көндез Азнакайда һава температурасы 15 градустан та югары күтәрелмиячәк. Төнлә исә +10 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе. Шушындый һава торышы...
Азнакайда сизелерлек суытты. Татарстан синоптиклары хәбәр итүенчә, бүген районда кояшлы аяз көн булачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, көчле, секундына 6 метр тизлектә исә.
Көндез Азнакайда һава температурасы 15 градустан та югары күтәрелмиячәк.
Төнлә исә +10 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе.
Шушындый һава торышы ялларга кадәр сакланачак. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә һава +20 градуска кадәр җылыначак. Җил көньяктан, сүлпән, секундына 1 метр тизлектә исәчәк. Июнь башы кызу, явым-төшемсез көтелә. Яңгыр 7 июньдә берәз сибәлиячәк. Иң югары температура көндез +29 градус, төнлә иң түбәне +12 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев