Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Саклагыз әниләрне

Әни! Дөньядагы иң матур, иң мөлаем, иң изге кеше ул. 9 ай буена ул баласын йөрәге астында йөртә. Шул вакытта кичергән авырлыклар, шатлыкларны аңардан башка тагын кем генә белә соң? Сабыен кадерләп тәрбияли, үстерә. Киңәшче дә, сердәшче дә ул. Шушы изге җанга рәхмәт әйтмичә мөмкинме соң, дуслар? Без әниләрне хөрмәт...

Әни! Дөньядагы иң матур, иң мөлаем, иң изге кеше ул. 9 ай буена ул баласын йөрәге астында йөртә. Шул вакытта кичергән авырлыклар, шатлыкларны аңардан башка тагын кем генә белә соң? Сабыен кадерләп тәрбияли, үстерә. Киңәшче дә, сердәшче дә ул.

Шушы изге җанга рәхмәт әйтмичә мөмкинме соң, дуслар? Без әниләрне хөрмәт итәргә, сакларга тиешбез.

Күз алдына китерегез: әни куллары белән сезгә ниндидер сый әзерли, ә күзләре тәрәзәдә. Сезнең кайтуыгызны көтә ул. Керү белән кочагына ташланып, наз тулы күзләренә карап: «Рәхмәт, әнкәй, барысы өчен дә. Китергән авырлыкларым, әйткән сүзләрем, акланмаган өметләрем өчен кичерә күр!» - диясе килә.

Шушы хатым белән әниемнән чын күңелдән гафу үтенәсем һәм олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Син иң якын, иң яраткан кешем, әнием. Кешеләргә эшләгән яхшылыкларың үзеңә әйләнеп кайтсын, аларның рәхмәт догалары ирешсен. Син чын мәгънәсендә олы Кеше. «Оҗмах әниләрнең аяк астында», - дип юкка гына әйтмәгәннәр. Авыз тутырып рәхмәт әйтмәсәгез дә, ачы күз яшьләре һәм зур авырлыклар китермәгез аларга.

Резеда МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев