Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сак булыгыз: мошенниклар!

Соңгы арада мошенниклардан алдану очраклары турында матбугат чараларында еш хәбәр ителә. Хокук саклау органнарының халыкны бертуктамый кисәтеп торуларына да карамастан, мондый гамәлләр кабатлана тора, беркатлы халык һаман ышана һәм алдана бирә. Әйтик, узган атнада Актүбә бистәсендә яшәүче берәүгә шалтыратып, малаеның бәлагә юлыкканы турында әйтәләр. Мәсьәләне уңай хәл итү өчен 60...

Соңгы арада мошенниклардан алдану очраклары турында матбугат чараларында еш хәбәр ителә. Хокук саклау органнарының халыкны бертуктамый кисәтеп торуларына да карамастан, мондый гамәлләр кабатлана тора, беркатлы халык һаман ышана һәм алдана бирә.

Әйтик, узган атнада Актүбә бистәсендә яшәүче берәүгә шалтыратып, малаеның бәлагә юлыкканы турында әйтәләр. Мәсьәләне уңай хәл итү өчен 60 мең сум күләмендә акча сорыйлар. Каза күрүче ханым бу хакта тормыш иптәшенә дә белдертми генә (телефон трубкасының теге башындагы кешенең таләбе шулай була) хәбәр ителнән исәп-хисап счетына акча күчерә һәм шуннан соң гына читтә яшәүче улына шалтырата. Эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлаган вакытта, әлбәттә, соң була.

Шуның өчен бәлага юлыкмас, мошенниклар "тозагы"на эләкмәс өчен игътибарлы һәм сак булырга, шалтыратулар булган очракта теге яисә бу гамәлләр кылганчы иң элек мәгълүматның дөреслеген тикшерергә кирәк. Тиз арада "02" номеры буенча полициягә шалтыратып та бәланы булдырмый калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сак булыгыз: мошенниклар!