Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сагынып көткән ел килә

Барыбыз да 31 декабрьне түземсезлек белән көтә. Бу көнне өйләрдә бәйрәм табыны әзерләнә, һавага ылыс һәм мандарин исе тарала, бизәлгән чыршы астында бүләкләр көтә. Сәгать тизрәк төнге уникене суксын иде дә, шампан шәрабләре атылсын, бокаллар зыңласын һәм Яңа ел аяк бассын иде дибез. Аждаһа елында туганнар 2012 елга аеруча зур...

Барыбыз да 31 декабрьне түземсезлек белән көтә. Бу көнне өйләрдә бәйрәм табыны әзерләнә, һавага ылыс һәм мандарин исе тарала, бизәлгән чыршы астында бүләкләр көтә. Сәгать тизрәк төнге уникене суксын иде дә, шампан шәрабләре атылсын, бокаллар зыңласын һәм Яңа ел аяк бассын иде дибез.

Аждаһа елында туганнар 2012 елга аеруча зур өметләр баглыйлар, чөнки ул - алар елы. Без әлеге билге астында туган газета укучыларыбыздан 2011 ел нинди вакыйгасы белән истә калуы, кара су аждаһасыннан нәрсә көтүләре турында кызыксындык.

Нургаяз Юнысов (1952 елда туган). 2011 елда пенсиягә чыктым. Бар яшьлегем узган туган колхозыма быел ярдәм итә алуыма шатланам - урып-җыю чорында ындыр табагында төягеч машинисты булып эшләдем. Киләсе Аждаһа елында беренче оныгыбыз туарга тиеш, яңа елны шуңа зур түземсезлек белән көтәм.

Ләлә Бадыйкшанова (1964 елда туган). Куян елы ничектер сизелми дә узып китте. Менә шушы көннәрдә булачак киленебезнең әти-әниләре белән танышачакбыз, ә 2012 елда зур вакыйга - улымның туе көтә!

Илшат Хафизов (1976 елда туган). Куян елы бары яхшы тәэсирләр калдырды. Хатыным белән дүртенче балабыз тууын көтәбез. Ә Аждаһа елында йортыбызны салып бетерергә ниятлим, бу иң истәлекле вакыйга булачак.

Илмир Җәләлов (1952 елда туган). Куян елында бишенче оныгым туды! Бу узган елның гаиләбез өчен иң истәлекле вакыйгасы. Ә Аждаһа елында миңа 60 яшь тула. Алла бирсә, яшь пенсионер булам! Барыбызга да исән-имин, шатлык-куанычлар гына кичереп яшәргә язсын!

Данияр Гайсин (2000 елда туган). Һәр Яңа ел минем өчен һәрчак көтеп алынган бәйрәм, чөнки ул туган көнемә туры килә. 2011 елда безнең гаиләбезгә фатир бирделәр, ә 2012 елда мин 5 нчы сыйныфка күчәм. Аждаһа елы минем өчен уңышлы һәм вакыйгаларга бай булыр дип ышанам.

Өлкән буын райондашларыбызның барчасының фикере уртак: ил-көнгә тынычлык, иминлек, балалар, оныклар сау-сәламәт яшәсен, аларның куанычлы хәбәрләрен генә ишетеп, барчабызга да бәрәкәттә яшәргә язсын.

Эльза Дәүләтшина (1988 елда туган). Узып баручы ел минем өчен вакыйгаларга бай булды: кияүгә чыктым һәм югары белем турында диплом алдым. Ә ел азагында социаль ипотека буенча төзелгән яңа йорттан фатир бирделәр. Барысы да ирем Денис эшләгән "Азнакайнефть" идарәсе ярдәмендә. Аждаһа елыннан бары уңай кичерешләр, теләкләремнең тормышка ашуын өмет итәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев