Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үс, чәчәк ат, гүзәл Азнакаебыз!

Соңгы вакыттагы Азнакай шәһәрендәге матур үзгәрешләр һәммәбезнең күз алдында. Тигез юллар, җәяүлеләр өчен махсус сигналлы светофорлар, яктырткычлар... Киләчәктә дә матур үзгәрешләр буласыдыр? Бу хакта тулырак мәгълүмат алу өчен без Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкуровка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. - Туфли үкчәләрен сындырмый гына тигез асфальт юллардан йөрү...

Соңгы вакыттагы Азнакай шәһәрендәге матур үзгәрешләр һәммәбезнең күз алдында. Тигез юллар, җәяүлеләр өчен махсус сигналлы светофорлар, яктырткычлар... Киләчәктә дә матур үзгәрешләр буласыдыр? Бу хакта тулырак мәгълүмат алу өчен без Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкуровка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Туфли үкчәләрен сындырмый гына тигез асфальт юллардан йөрү ярты бәхет бит ул. Бу бәхет күктән төшмәгәндер?
- Азнакай - нефтьчеләр шәһәре. Район үсешендә Татарстан Республикасы һәм "Татнефть" ААҖ, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчелегенең ныклы ярдәмен даими тоябыз. Шәһәрнең юбилее уңаеннан республика бюджетыннан Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсендә квартал юлларын ремонтлау максатында 20 млн. сум күләмендә акча бүлеп бирелде.
Шәһәрнең 11 кварталында - Ленин урамы 17,19; Шәйхетдинов ур. 2, 7, 9, 11, 15; Хәсәнов ур. 27, 29; Хәсәншина ур. 5,9; Нефтьчеләр ур. 28; Лобачевский ур.5; Нахимов ур. 4; Ленин ур. 38,40, 42; Гагарин ур. 17,19; Гагарин ур. 25, 27; Солтангалиев ур. 24,22; Болгар ур. 2 йорт территорияләренә тоташ асфальт җәелде.
"Татнефть" ААҖ хисабына (5 млн. сум) Солтангалиев урамы 31-33; Гагарин урамы 35; Шәйхетдинов микрорайонында - 4 мең кв.м. территориядә квартал эчендәге юлларга капиталь ремонт ясалды.
Агымдагы елның 7 аенда Азнакай шәһәре буенча юл төзелеше һәм аларны төзек тоту өчен 12 млн. сумнан артык акча үзләштерелде. Совет, Солтангалиев, Хәсәншина (1500кв.м. - 988 мең сум), Заречная (160 кв.м, - 710 мең сум), Исхакый (1350кв. м., - 1млн.081 мең сум) урамнары юлларына өлешчә ремонт ясалды һәм асфальтланды.
471 мең сумга 1185 кв.м. Азнакай үзәк сырхауханә автостоянкасы яны төзекләндерелде. Яңа юл бистәсендә (Балкыш, Иркен, Чияле урамнары) 180 кв. м. арада 753 мең сумга вак таш җәелде.
972 кв. метр арада 786 мең сумга мәктәп территорияләренә өлешчә ремонт ясала.
Азнакай шәһәре эчендә автотранспортның тизлек хәрәкәтен саклау өчен 650 кв. м. арада 32 ясалма тигезсезлек булдырылды. Шәйхетдинов белән Нефтьчеләр урамын тоташтыручы яңа автоюл төзү буенча зур эш башкарылды. Башта оешма-предприятие, учреждениеләр катнашында территорияне агачлар, куаклар, чүп үләннәреннән чистарттык. 5,5 млн.нан артык сумга инженерлык һәм коммуникация челтәре үткәрелде, тимер бетон терәкләр куелды. Гомуми башкарылган эшләр күләме 10 млн. сумнан артып китте. Әлеге юлны 1 октябрьгә ачу планлаштырыла. Юллар һәм урамнарны төзекләндерү эшләре алга таба да дәвам итәчәк.
- Зур шәһәрләрдәге кебек бездә дә заманча светофорлар эшли башлады.
- Азнакай шәһәр судының шәһәр борылышларын тиешле стандартларга туры китерү турындагы карары һәм Азнакай шәһәр Советының 24.01. 2012 ел карары нигезендә шәһәр бюджетының өстәмә керемнәре хисабына җәяүлеләр өчен яктылык сигналларын дубляжлаштыручы санлы табло белән светофорлар кую өчен 733815 сум күләмендә акча бүленде. Шундый 48 светофор сатып алынып, шәһәр тукталышларына куелды, аларның 44 е гамәлдә.
- Шәһәребезнең матурлыгы һәм чисталыгы, халкының уңайлы көнкүреше өчен эшләнгән бар чараларны да бер сөйләшүдә генә әйтеп бетерү дә мөмкин түгелдер. Шулай да соңгы вакытта башкарылган кайбер гамәлләргә тукталып узыгыз әле.
- Азнакай шәһәре территориясендә санитария-эпидемиология һәм табигатьне саклау закончалыкларын үтәү максатыннан, тыгыз ябылучы өслекләр белән 246 данә каты көнкүреш калдыкларын җыю контейнерлары куелды. Алар контейнер мәйданчыклары һәм шәһәр кварталларына урнаштырылды.
Шәһәр территориясендә булган урам магистраль суүткәргечләренә капиталь ремонт ясау буенча чаралар уздырыла.
Бүгенге көнгә түбәндәге урамнарда эш тәмамланды:
М. Вәлиев ур. - 273 м., Җиңү ур. - 200 м., Котовский - 270 м., Совет ур. - 590 м. Киләчәктә Мәрҗәни ( 120 м.), Герцен (160м.) урамнарында да бу юнәлештә эшләр барачак.
Энергия саклау һәм энергонәтиҗәлелек программасы буенча шәһәр урамнарында светодиодлы лампалар (80вт.) кую буенча эш алып барыла. Бүгенге көндә Нефтьчеләр урамына 39 лампочка куелды. Агымдагы елда тагын шундый 98 лампочка Ленин урамында, алга таба башка урамнарда да алыштырылачак.
Шәһәр Советы депутатлары инициативасы белән 2011 елда 1 млн. сумга 10 берәмлек ишек алдына балалар өчен уен җиһазлары сатып алынды. Әлеге мәйданчыклар бүгенге көндә Шәйхетдинов микрорайоны, Гурьянов, Болгар, Хәсәншина, Тукай, Хәсәнов урамы ишек алларына куелып, балаларны сөендерә.
Мәгълүм булганча, Азнакай шәһәренең "Б" көньяк-көнчыгыш микрорайонында яңа уку-тәрбия комплексы төзелеше башланды. Бу - 350 урынга мәктәп һәм 140 урынга балалар бакчасы. ТР Президенты линиясе буенча әлеге төзелеш эшләренә 270 млн. нан артык акча бүленгән. Объектны 2013 елның августына тапшыру планлаштырыла.
Соңгы вакытта район җитәкчелегенең шәһәр халкы белән урында очрашуы матур традициягә әйләнде. Алиш, Ленин, Хәсәнов, 27, 29, Манаков, Радужная, 3, Солтангалиев, 8, Шәйхетдинов, 2 кварталларында шундый очрашулар оештырылды. Әлеге очрашуларда халык үзен борчыган тормыш-көнкүреш белән бәйле проблемаларны күтәрә. Аларның күпчелеге шунда ук хәл дә ителә. Яшәүчеләр үзләре дә бу проблемаларны чишү өчен үз тәкъдимнәрен кертәләр, эшлекле фикерләр әйтәләр. Әнә шулай бергәләп эшләгәндә, күп кенә проблемалар шактый уңайлы һәм җиңел хәл ителә.
Алда зур бәйрәмнәр: Татарстан Республикасы көне, Азнакай шәһәренең 25 еллык юбилее, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Шуңа да оешма, предприятие, учреждение җитәкчеләре, хезмәт коллективларын үз территорияләрен чүп-чардан, чүп үләннәреннән чистарту, матурлау өстендә эшләргә чакырам. Бәйрәмнәрне чиста, матур, төзек шәһәребездә каршы алыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үс, чәчәк ат, гүзәл Азнакаебыз!