Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәзиф Галимов “Азнакайнефть” идарәсе хезмәт коллективын Яңа ел белән котлады

Хөрмәтле коллегалар, кадерле ветераннар! "Азнакайнефть" идарәсе хезмәт коллективын һәм барлык ветераннарыбызны якынлашып килүче Яңа 2015 ел белән чын йөрәктән тәбрик итәм! 2014 ел тарихка китеп бара. Күптән килгән гүзәл традиция буенча, Яңа ел алды көннәрендә без узган елга йомгак ясыйбыз, киләчәккә планнар билгелибез. Коллективыбыз төп җитештерү мәсьәләләрен үтәде - катламнардан...

Хөрмәтле коллегалар, кадерле ветераннар!
"Азнакайнефть" идарәсе хезмәт коллективын һәм барлык ветераннарыбызны якынлашып килүче Яңа 2015 ел белән чын йөрәктән тәбрик итәм!
2014 ел тарихка китеп бара. Күптән килгән гүзәл традиция буенча, Яңа ел алды көннәрендә без узган елга йомгак ясыйбыз, киләчәккә планнар билгелибез. Коллективыбыз төп җитештерү мәсьәләләрен үтәде - катламнардан 3 миллион тоннадан артыграк нефть чыгарылды. Бу күрсәткечләр артында идарәнең барлык подразделениеләре эшчеләре, белгечләре, җитәкчеләренең фидакарь хезмәте, "Татнефть" компаниясенең башкаручы җитәкчелеге ярдәме тора. Нәтиҗәле хезмәт һәрвакыт социаль программаларыбызның төп нигезен тәшкил итте һәм шулай булып кала да.
2015 елга без яңа планнар һәм яңа өметләр белән аяк басабыз. Коллективыбыз алга таба да үзенең бердәмлеген, өлгергәнлеген күрсәтер һәм билгеләнгән барлык бурычларны да уңышлы башкарып чыгар дигән тулы ышанычыбыз бар.
Яңа ел белән, дуслар! Һәр өйгә ул бәхет, өмет, ышаныч, иминлек алып килсен. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга ныклы сәламәтлек телим.
Рәзиф ГАЛИМОВ,
"Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рәзиф Галимов “Азнакайнефть” идарәсе хезмәт коллективын Яңа ел белән котлады