Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Руль артында – гүзәл зат

Машина йөртүче гүзәл затлар саны районда елдан-ел арта. Әле күптән түгел генә руль артындагы хатын-кыз ир-атлар арасында еш кына көлке объекты санала иде. Хәзер исә вәзгыять үзгәрде, руль артындагы гүзәл зат юл хәрәкәтенең тулы хокуклы катнашучысына әверелде. Димәк, "юл короле" булган ирләргә гүзәл затларга да юл бирергә вакыт җитте. Таңсылу...

Машина йөртүче гүзәл затлар саны районда елдан-ел арта. Әле күптән түгел генә руль артындагы хатын-кыз ир-атлар арасында еш кына көлке объекты санала иде. Хәзер исә вәзгыять үзгәрде, руль артындагы гүзәл зат юл хәрәкәтенең тулы хокуклы катнашучысына әверелде. Димәк, "юл короле" булган ирләргә гүзәл затларга да юл бирергә вакыт җитте.
Таңсылу САНИЕВА

Әнә, узган шимбәдә үткән «Автоледи-2012» конкурсына да районның иң оста машина йөртүчеләре генә килгән иде. "Тимер ат"ны йөгәнләгәндә үзләренең осталыгын күрсәтү өчен 13 туташ-ханым катнашты. Алар төрле катлаулыктагы биремнәрне үтәде.
Конкурсанткаларның барысы да берничә этапны узды. Ярышларның теоретик өлешендә алар алдында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтү бурычы торды. Тест компьютерда билетлар буенча үткәрелде. Нәтиҗәгә дөрес җавапларның саны гына түгел, билетларны чишүгә сарыф ителгән вакыт та йогынты ясады.
Конкурсанткалар арасында үзләрен берничә ел сынаганнар белән беррәттән, беренче тапкыр гына катнашучылар да бар иде. Аларның барысы да диярлек беренче бирем - юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы беләләр булып чыкты. Шулай да, Эльза Садыйкова конкурсның бу этабында барлык биремнәрне дә хаталарсыз 43 секунд эчендә эшләп бирүе белән сокландырды.
Ярышларның икенче этабында исә конкурста катнашучыларга машина йөртү осталыгын күрсәтергә - вакытка катлаулы элементлар булган трасса буйлап үтәргә туры килде. Баш хөкемдар Роберт Рахманов автомобильне фигуралы йөртүләрен җентекләп тикшереп, үз бәясен бирде. Осталык буенча хатын-кызлар бүгенге көндә хәтта ир-атлар белән дә ярыша ала икән! Гомумән, конкурста катнашучы һәр гүзәл зат уңган хуҗабикә булудан тыш, техника белән оста идарә итә белүе белән дә сокландырды.
Һәм менә "Автоледи-2012" район конкурсы җиңүчесен игълан итү вакыты да җитте. Барлык этаплар нәтиҗәләре буенча бу исемгә Эльза Садыйкова лаек булды. Катлаулы трассаны ул 1 мин. 22 секунд эчендә үтте. Зөлфия Гарипова - икенче, Эльмира Темирбаева - өченче булдылар.
- Конкурста беренче ел катнашам. Кичерешләремне сүз белән генә аңлатырлык түгел. Чыгыш ясау бик ошады. Киләчәктә хаталарым өстендә эшләргә менә дигән мөмкинлек бу, - ди Резеда Миңнеханова.
Машинаны иң шәп йөртүче автоледиларны район Эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков котлап, аларга киләчәктә дә уңышлар, имин юллар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Руль артында – гүзәл зат