Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рухи зыян салсаң - компенсациялисең

Шәһәр суды рәисе М.Әбдрәшитова матбугат хезмәте утырышын үткәрә Һәр яңа ел башында хезмәт коллективлары башкарылганнарны барлый, мәгълүматлар туплый, күрсәткечләрне чагыштыра. Суд производствосының да бу нәүбәттән үз саннары, үз статистикасы. Соңгы елларда Азнакай шәһәр суды рәисе Мөсфирә Әбдрәшитова белән аларны анализлап, аеруча ешайган җинаятьләр һәм хокук бозулар турында сөйләшеп алуны гадәткә...

Шәһәр суды рәисе М.Әбдрәшитова матбугат хезмәте утырышын үткәрә

Һәр яңа ел башында хезмәт коллективлары башкарылганнарны барлый, мәгълүматлар туплый, күрсәткечләрне чагыштыра. Суд производствосының да бу нәүбәттән үз саннары, үз статистикасы. Соңгы елларда Азнакай шәһәр суды рәисе Мөсфирә Әбдрәшитова белән аларны анализлап, аеруча ешайган җинаятьләр һәм хокук бозулар турында сөйләшеп алуны гадәткә керттек. Быел да әңгәмәбез газета укучыларда кызыксыну тудырыр, дип уйлыйбыз.

- Мөсфирә Габдулловна, еллык нәтиҗәләр ясалгандыр инде, кыскача гына аларга тукталып үтсәк?

- Сүзне әүвәл шуны әйтеп башлыйсы килә: Азнакай шәһәр суды һәм җәмгыяви судьялар үз эшчәнлеген РФ Конституциясе, федераль законнар кысаларында алып барды.

Узган ел барысы 7151 гражданлык эшләре, шул исәптән 1184 юридик фактларны билгеләү, 1922 гаризалар нигезендәге (гаилә мөнәсәбәтләре буенча-396, хезмәт бәхәсләре-34, торак белән бәйлеләре-180), кулланучылар хокукларын яклау белән бәйле 500, займ килешүе буенча түләүләрне юллап алуга кагылышлы 205, юл хәрәкәтендә килгән зыянны кайтару турында 56 эш каралды. Барысы 3926 суд фәрманы чыгарылды: балигъ булмаган балаларга алимент юллау турында 145, гражданнардан салым буенча әҗәтләрне кайтарту турында-2497, исәпләнеп тә түләнмәгән хезмәт хаклары турында-1000.

- Гражданлык эшләре арасында газета укучыларыбызда рухи зыян турындагылары аеруча кызыксыну уята. Суд каравында мондый эшләр булдымы? Шундый гариза белән мөрәҗәгать итүчеләр ниләр хакында белеп торырга тиеш?

-2011 елда суд тарафыннан рухи зыян өчен компенсация белән бәйле 60 гариза каралды. Мондый таләпләр шәхси рәвештә дә, кулланучылар хокукларын яклау, хезмәт хокукларын кайтару, шәхесне яклау турындагы гаризалардан чыгып та куелды.

Суд практикасы күрсәткәнчә, мөлкәти булмаган хокукларны әнә шулай яклау соңгы вакытта киң җәелгән булса да, судка мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге таләпләрен нигезләү һәм дәлилләүдә кыенлык кичерә, үзләренә салынган рухи зыянның нидә булуын анык кына билгели алмыйлар. Алар аны еш кына дару алырга киткән чыгымнар, юкка чыккан мөлкәт бәясен кайтару, алынмый калган хезмәт хакы, керем белән бәйли. Әмма рухи зыян компенсациясен мөлкәти җаваплылык белән һич тә бәйләргә кирәкми. Компенсациянең максаты - зыян күрүченең акчалата югалтуын кайтару түгел, ә җанына салынган зыянны җиңеләйтү. Төп аермалык та шунда - компенсация аның авыр хис-тойгыларын, психологик халәтен аз булса да җиңеләйтү максатында юлланыла.

Гаделлек һәм аек акыл таләпләреннән чыгып, компенсациянең күләмен аны суд билгели. Монда зыян күрүченең җәфа чигү характеры һәм дәрәҗәсе, шәхси үзенчәлекләре, аеруча игътибар ителгән мәсьәләләр, зыян салучының никадәр гаепле булуы, аның түләү мөмкинлеге-барсы да исәпкә алына. Узган ел шундый төрдәге нибары 5 гариза тулысы белән, 20 се өлешчә канәгатьләндерелде, 13 эш буенча яклар килешенү төзеде, ә инде 19 гариза канәгатьләндерелмәде.

- Административ хокук бозулар турындагы эшләрне карау практикасы турында да әйтеп үтсәгез иде?

-Узган елда шәһәр суды һәм җәмгыяви судьялар тарафыннан шундый характердагы 2190 эш каралды. Аларның күпчелеге административ штрафларны түләмәү (596), юл хәрәкәте өлкәсендә тәртип бозулар (424, 259 ы -исерек килеш руль артына утырып), вак хулиганлык кылу (299), урлашу (162), закон карарын үтәмәү (123), наркотик матдәләр куллану (98) белән бәйле. Әлеге каралган эшләр буенча хокук бозучыларның 38 е административ җаваплылыкка, 849 ы -штрафка, 754 е -административ арестка, 323 е -махсус хокукларыннан мәхрүм итүгә һ.б. җәзаларга тартылды.

- Җинаятьләр структурасында үзгәрешләр сизеләме?

-2011 елда 306 җинаять эше каралды. Суд практикасы күрсәткәнчә, җәмгыять өчен куркыныч гамәлләр арасында шәхси милеккә хуҗа булу белән бәйле җинаятьләр аеруча күп. Шундый төр эшләр 151 булып, аларның 100 е урлашу, талау, 22 се куркытып алу, 7 се мошенниклык белән бәйле. Кеше тормышына янау очрагы 2 дән 8 гә, сәламәтлеккә зыян салу 10 нан 21 гә арткан. Наркотиклар белән бәйле 9, юл хәрәкәте һәм транспорттан файдалану кагыйдәләрен бозу белән бәйле 8 җинаять каралды. Узган ел 291 кеше җинаять җаваплылыгына тартылды. Аларның 74 е исерек хәлдә, 42 се төркем белән, 174 е беркайда да укымаучы һәм эшләмәүчеләр, 98 е элек тә хөкем ителгәннәр, 2 се гражданлыгы булмаганнар, 2 се хезмәткә яраксызлар, 32 се хатын-кызлар, 20 се балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган.

Җәза карарын чыгарганда суд РФ Җинаятьләр кодексының 10 бүлегендә куелган таләпләргә нигезләнде. Узган елда билгеләнгән җәзалар шул рәвешле характерлана: 60 кешегә карата билгеле срокларга иректән мәхрүм итү, 3 сенә ирекне чикләү, 20 кешегә төзәтү эшләре, 38 енә мәҗбүри эшләр, 73 кешене штрафка тарту җәзасы бирелде, хөкем ителүчеләрнең 97 се иректән шартлыча мәхрүм ителде.

- Җинаять кылган кайбер затларны җинаять җаваплылыгыннан азат итү очраклары булмадымы?

-24 җинаять эше буенча җинаять җаваплылыгыннан азат итү турында карар кабул ителде, аларның 15 е шәхси гаепләү буенча, бары тик 9 ы гына шәхси-гәвәми гаепләү белән бәйле. Барлык эшләр дә якларның үзара килешүе белән бәйле рәвештә туктатылды. Иң беренче чиратта авыр саналмаган җинаятьләрнең беренче тапкыр эшләнүе һәм китерелгән зыянның каплануы искә алынды. Зыян күрүче белән үзара килешү-ул аклау өчен сәбәп түгел. Әлеге зат үзенең гаебен танып, килешү чараларын күрә, китерелгән матди һәм рухи зыянны каплау ягын карый. Гаепләнүчедән зыянны каплау компенсациясен алу закон белән рөхсәт ителә. Бу компенсация күләме зыянны каплый аламы, юкмы-монсын инде зыян күрүче үзе хәл итә. Китерелгән зыянны компенсацияләү факты зыян күрүченең сүзләре нигезендә суд утырышында билгеләнә.

Монда шуны ассызыклыйсы килә, зыян күрүчене гаепләнүче белән килешү ясарга берәү дә мәҗбүр итә алмый. Бу бары тик шәхсән аның теләге белән генә башкарыла.

- Якларның килешүе эшне туктатуга нигез була аламы?

- Шәхси гаепләү эшләреннән тыш, ике арадагы килешү факты һәм зыянның кайтарылуы һәрчакта да җинаять эшенең туктатылуы турында карар кабул итүгә нигез булып тора алмый, чөнки бу судның хокукы, ә бурычы түгел. Әмма карар кабул ителгәнче, кылынган җинаятьнең иҗтимагый куркыныч дәрәҗәсе һәм характеры, гаепләнүченең шәхесе, башка фактлар, зыян күрүченең хокукларына хилафлык килү-килмәү, гадел юлмы - барсы да җентекләп тикшерелә. Шуңа күрә дә әгәр суд эшне туктату ягында түгел икән, ике як үзара килешсә дә, гаепләнүче һәм аның якыннарының зыян күрүчегә дәгъвә белдерүе урынсыз. Гаепләнүче тарафыннан күрелгән чаралар суд тарафыннан аның гаебен җиңеләйтү рәвешендә искә алынырга мөмкин.

- 2011 елның 7 декабрендә җинаять закончалыгына һәм башка норматив актларга үзгәрешләр кертелде. Әлеге закон турында газета укучыларыбызга нәрсә әйтә аласыз?

-Тулаем алганда, "РФ Җинаять кодексына һәм аерым закончалык актларына үзгәрешләр кертү турында" 420 нче федераль закон җинаять сәясәтен гуманлаштыруга юнәлтелгән. Мисал өчен, авыр булмаган җинаятьләргә хәзер җәза бирүнең иң югары срогы 3 елдан артмаган аңлы рәвештә һәм саксызлык аркасында кылынган җинаятьләр дә кертелә. РФ Җинаять кодексының 82.1 маддәсе нигезендә наркомания белән авыру дип табылган һәм җинаятьне беренче генә тапкыр кылган һәм наркоманиядән дәвалануга риза булган РФ Җинаять кодексының 228 маддәсе, 1 өлеше, 231 маддәсе, 1 өлеше, 233 маддәсе (сәламәтлеккә зыян салу һәм иҗтимагый әхлаклылык белән бәйле җинаять) нигезендә җинаятьчегә карата суд иректән мәхрүм итү турында карарны дәвалау һәм медицина тернәкләнүе үткәнгә кадәр (әмма 5 елдан артыкка түгел) кичектереп торырга мөмкин.

Икътисади эшчәнлек өлкәсендәге җинаятьләр буенча әгәр бюджетка килгән зыян тулысы белән кайтарылса, җинаятьне беренче тапкыр кылучылар (физик затларның, оешманың салым түләүдән качуы, салым агентының вазифаларын үтәмәве) җинаять җаваплылыгыннан азат ителә. РФ Җинаять кодексының 44 маддәсе яңа төр җәза-"Мәҗбүри эшләр" белән тулыландырылган. Анда хөкем ителүчене җинаять-башкару системасы органнары һәм учреждениеләре тарафыннан билгеләнгән хезмәт белән төзәтү урыннарына җибәрү каралган. Төзәтү үзәкләре 2013 елда пәйда булачак. Җәмгыятькә куркыныч янамаган яла ягу, сүз белән мыскыл итү гамәлләренә карата административ җаваплылык каралган. РФ Җинаять-процессуаль кодексының яңа редакциясендәге 107 маддә буенча гаепләнүче һәм шик төшкән кешегә карата өй аресты кулланыла икән, ул өендә, тулысы белән яки өлешчә җәмгыятьтән аерып торыла. Сәламәтлегенә бәйле рәвештә, арест урыны дәвалау учреждениесе дә булырга мөмкин. Гаепләнүче яки шик төшкән кешенең шәхси мәгълүматлары, һәм факттагы хәлләрне искә алып, суд өй аресты җәзасын билгеләгәндә тору урыныннан чыгуны, башка затлар белән аралашуны, почта-телеграф аша әйбер җибәрү яки алуны, элемтә чараларыннан һәм Интернеттан файдалануны чикләргә яки рөхсәт итмәскә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев