Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рудис Сәлахов: "Миргасим Кәримов сүзен әйтсә, маңгаеңа бәреп әйтә"

Минем Кәкре Елга авылында агроном булып эшләп йөргән чакларым. 1973 елның урып-җыю чоры. Менә шунда районнан авыл хуҗалыгы буенча инструктор килеп төште. Төз, мәһабәт гәүдәле бу егетнең өстендә хәрби форма: офицер плащы, фуражка. Көр тавышлы, гади, әмма бик таләпчән. Миргасим Ильясович белән әнә шулай таныштым. Шуннан соңгы елларда аның белән...

Минем Кәкре Елга авылында агроном булып эшләп йөргән чакларым. 1973 елның урып-җыю чоры. Менә шунда районнан авыл хуҗалыгы буенча инструктор килеп төште. Төз, мәһабәт гәүдәле бу егетнең өстендә хәрби форма: офицер плащы, фуражка. Көр тавышлы, гади, әмма бик таләпчән. Миргасим Ильясович белән әнә шулай таныштым. Шуннан соңгы елларда аның белән бик күп тапкырлар очрашырга, бергә-бергә эшләргә туры килде.

1984 нче еллар булгандыр, безне райкомнан Ленинград өлкәсенә яхшы токымлы таналар белешеп кайтырга җибәрделәр. Кәримов тотынса, булдырмый калмый инде ул. Шул елны районыбыз сөт җитештерү буенча республика күләмендә беренче урынга чыкты, Өлкә комитетының күчмә Байрагына лаек булдык.

Миргасим Кәримов - районыбызның легендар шәхесләренең, авыл хуҗалыгында төп белгечләрнең берсе. Туры сүзле, гадел, һәрнәрсәдән хәбәрдар, принципиаль кеше. Сүзен әйтсә, маңгаеңа бәреп әйтә. Шуңа да яраттык, хөрмәт иттек без аны. Ул беркайчан да үзен түрә итеп куймады. Теләсә кайсы механизатор, бригадирны исеме белән атап эндәшә. Бу хәтернең яхшы булуы гына түгел, ә бәлки хезмәт кешесенә ихтирам, хөрмәт белән карау билгесе. Кәримовның үзен дә районда белмәгән кеше юк. Алай гына да түгел, аны республика җитәкчелеге дә бик яхшы белә. Казанга берәр чарага бармый калса, "Кәримов кайда?" дип сорамый калмыйлар

Гаделлеге аның районның контроль комитеты җитәкчесе булып эшләгән чорларда да чагылыш тапты. Минем "Авангард" колхозы рәисе булган чак. Урып-җыю чоры. Икмәк тапшыру планын 100 процентка үтәдек. Тагын өстәмә бирделәр, аны да үтәдек. Янә бирделәр, ә минем өч ай колхозчыларга хезмәт хакы түләнмәгән иде һәм икмәк тапшырып, шуны түләргә уйладым. "Авангард" читкә ипи сата дип мине гаепли башладылар. Контроль комитеты рәисе буларак, тикшерү Кәримовка күчте. Менә шунда ул чын дөреслекне тапты һәм безнең өскә кара тап төшми калды. "Акча дәүләт хакы белән банкка күчкән, халыкка хезмәт хакы таратылган, криминал юк", - диде.

Пенсиягә чыккач та, безгә тынычлап ял итеп ятарга ирек бирми ул. Район ветераннар советы рәисе буларак, бөтенебезне аякка бастырды. "Авыл хуҗалыгында сезнең - тәҗрибәле аксакалларның, ярдәме кирәк. Халыкны күтәрик, аларны яхшы эшләргә дәртләндерик", - диде ул. Язгы кыр эшләре, печән, урып-җыю чорымы - ветераннар һәрчак басу-кырларда хәзер. Үзебез дә шат, чөнки ялда булсак та күңел барыбер басуда бит безнең.

Миргасим Кәримов бүгенге көндә дә сарыклар, кәҗә, кош-корт асрап, умарта тотып гади крестьян тормышы белән яши. Аңа карыйм да сокланып куям: кайчан, ничек җитешә икән? Бүгенге көндә дә районыбыз тормышы өчен янып-көеп, тырышып-тырмашып йөрүче ветеран бит ул.

Рудис СӘЛАХОВ, РФнең, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хезмәт ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рудис Сәлахов: "Миргасим Кәримов сүзен әйтсә, маңгаеңа бәреп әйтә"