Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәсемгә бай, кызыклы

Сәнгать мәктәбе укучылары Р.Нурлыев һәм С.Сиразиевның Галия апаларына музыкаль бүләге Сәнгать мәктәбендә Галия Сәетшинаның "Сабыема бүләгем" китабын тәкъдир итү узды. Бәйрәмне шәхеснең тормыш юлын, иҗатын җырга-моңга, шигъри юлларга урап төзелгән сценарий буенча Рима Гәрәева алып барды. Шагыйрә китапның бизәлешен Азнакай сәнгать мәктәбе балаларына тапшырган. Танылган шагыйрь Илдус Гыйләҗев: "Китап искиткеч...

Сәнгать мәктәбе укучылары Р.Нурлыев һәм С.Сиразиевның Галия апаларына музыкаль бүләге

Сәнгать мәктәбендә Галия Сәетшинаның "Сабыема бүләгем" китабын тәкъдир итү узды.

Бәйрәмне шәхеснең тормыш юлын, иҗатын җырга-моңга, шигъри юлларга урап төзелгән сценарий буенча Рима Гәрәева алып барды.

Шагыйрә китапның бизәлешен Азнакай сәнгать мәктәбе балаларына тапшырган. Танылган шагыйрь Илдус Гыйләҗев: "Китап искиткеч матур чыккан, рәсемнәре шигырьләрнең эчтәлеген ачып бирә, нур өстенә нур булып тора. Сәнгать бүлеге укытучылары, балаларның иҗади тырышлыгы салынган", - диде.

Скрипкада Л.Дәбихуллина (укытучысы З.Еникеева), фортепианода Л.Гайфиева (Л.Газизова), флейтада Р.Нурлыев, С.Сиразиев (Л.Латыйфуллина) башкарган көйләр, "Хәй егетләр!" (җитәкчесе А.Махиянова), егетләр ансамбле (Ф.Әхмәтгалиева), Р. Латыйфуллин (укытучысы Н.Шәрифуллина), Л.Тимированың җырлары йөрәк кылларын тибрәндереп, хисләр дулкынында йөздерде.

Районыбыз шагыйрәсе үзенең өр-яңа шигырьләре белән дә таныштырды. Аның шигырьләренә күренекле композиторлар җырлар язган, аларны Татарстанның танылган артистлары Зөфәр Хәйретдинов, Хәния Фәрхи һәм башкалар халыкка җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев