Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиянең данлыклы космонавтлары Азнакай флагын космоста йөртеп алып кайтып тапшырдылар

Инде менә күкләрдән әйләнеп кайтып, ул янә районыбызны данлап үз җирлегебездә җилферди.

Илебезнең танылган космонавтлары – Россия һәм Кыргызстан республикасы Герое Сәлимҗан Шәрипов, “Гагарин исемендәге НИИ ЦПК”ның ФГБУ отряды космонавт-сынаучысы, РФның ВВС полковнигы Антон Шкаплеров белән азнакайлыларның очрашуы Чалтаймас авылында башланып китте. Биредә халык алар белән кышкы урам хозурында, коймаклы чәй өстәле артында хәл-әхвәл белеште, эчкерсез әңгәмә кордылар, татар һәм рус көйләренә җырлап-биеп алдылар. Чалтаймаслылар аларны авылда үскән каз ите, татар бәлеше белән дә сыйларга өлгерде. Аннары очрашу Азнакай шәһәре 1 нче мәктәбендә дәвам итте. Космонавтларны биредә район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм башка җитәкчеләребез каршы алып, районның бүгенге тормышы турында сөйләделәр, кунаклар мәктәп, аның укучылары ирешкән уңышлар, кул эшләнмәләре белән дә танышып алды. Пресс-конференция барышында космонавтлар үзләре, космоска очышлары хакында сөйләде һәм укучыларның, азнакайлыларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр. Космоста 164 көн булып, җир шарын тәүлегенә 16 тапкыр ураган Азнакай флагын алар тантаналы төстә район башлыгына тапшырды.

– Үз флагының космоста булып кайтуы белән әле бер генә Европа иленең дә мактана алганы юк! Ә азнакайлылар чын мәгънәсендә горурлана ала! – диде алар.

Флагны Антон Шкаплеров узган ел районыбызга сабакташы, Чалтаймас авылы егете, бүгенге көндә Әлмәтнең хәрби комиссариат бүлеген җитәкләгән Ришат Сабиров белән килеп, район җитәкчеләре белән очрашудан соң алып киткән иде. 2017 елның 31 декабрендә экипаж командиры космостан флагыбыз янәшәсендә азнакайлыларны Яңа ел белән котлады. Инде менә күкләрдән әйләнеп кайтып, ул янә районыбызны данлап үз җирлегебездә җилферди. Кунаклар быел инде Азнакай халкын якынлашып килүче Яңа ел белән әнә шулай үзләре килеп котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев