Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә куллануда булган автомобильләр 2 процентка кыйммәтләнде

Иң "яшь" тотылган машиналар Татарстанда булса, иң иске модельләр Новосибирскида теркәлгән. (Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Россиядә "кулдан алынган" автомобильләр 2 процентка кыйммәтләнгән. Шулай итеп, андый машиналарның уртача бәясе 580 мең сум тәшкил итә, дип яза "Известия". Шул ук вакытта башкалада һәм ил төбәкләрендә автомобиль бәясе шактый аерыла. Мәсәлән, Мәскәүдә "кулдан...

Иң "яшь" тотылган машиналар Татарстанда булса, иң иске модельләр Новосибирскида теркәлгән.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Россиядә "кулдан алынган" автомобильләр 2 процентка кыйммәтләнгән. Шулай итеп, андый машиналарның уртача бәясе 580 мең сум тәшкил итә, дип яза "Известия".

Шул ук вакытта башкалада һәм ил төбәкләрендә автомобиль бәясе шактый аерыла. Мәсәлән, Мәскәүдә "кулдан алынган" машина 820 мең сум торырга мөмкин. "Федеральное агентство новостей» билгеләп үткәнчә, андый машиналарның уртача яше 10 ел тәшкил итә. Ә иң "яшь" тотылган машиналарны Татарстанда сатып алырга була - аларның уртача яше 7 ел. Иң иске модельләр Новосибирскида теркәлгән - 12 елдан да артык.

Илнең икенчел базарында ешрак үзебезнең Lada автомобильләрен очратырга мөмкин, ул гомуми күләменең 18 процентын алып тора. Икенче урынны Япониянең Toyota машинасы яуласа, өченчедә Германиядә җитештерелгән Volkswagen автомобиле тора.

Источник: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев