Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия Гидрометеорология үзәге кояш нурланышының югары дәрәҗәдә булуы турында кисәтә

Ультрашәмәхә нурланыш көчле булганңа махсус крем кулланырга һәм төшке сәгатьләрдә күләгәдә торырга кирәк.

Ун көн дәвамында Россиянең Европа территориясендә һәм илнең Азия өлешендәге кайбер төбәкләрдә кояштан килгән ультрашәмәхә нурланыш индексы югары һәм бик югары булачак. Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шул турыда сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Хәзер кояш энергетик яктан бик бай, чөнки ул Җирдән минималь ераклыкта тора. Тагын ун көн дәвамында җәйге кояш торгынлыгы вакыты күзәтелә», - дип аңлатты метеоролог.

Шуңа бәйле рәвештә, тузансыз һәм дымсыз, болытлар булмаган коры һава шартларында ультрашәмәхә индексы арта, дип өстәде Вильфанд.

Синоптик сүзләренчә, ультрашәмәхә нурланышның бик югары һәм югары дәрәҗәсе Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округларда, Үзәк округның күпчелек төбәкләрендә булачак. Моннан тыш, ультрашәмәхәнең югары һәм бик югары дәрәҗәсе Себернең көньягында күзәтеләчәк.

Ультрашәмәхә нурланыш индексының кеше өчен куркыныч дәрәҗәсе буенча биш градация бар: түбән, урта, югары, бик югары һәм экстремаль. Ультрашәмәхәнең югары индексы вакытында кояш нурларыннан саклаучы крем кулланырга һәм төшке сәгатьләрдә күләгәдә торырга һәм озын җиңле кием кияргә кирәк. Экстремаль индекс булганда, төш вакытында урамга бөтенләй чыкмаска киңәш ителә, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев