Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия Герое Ильяс Дауди район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очрашты

9 декабрь-Ватан Геройлары көне. Ул Россиядә билгеләнеп үтүче мөһим бәйрәм. Әлеге истәлекле дата РФ Дәүләт думасы карары нигезендә 2007 елда билгеләнгән. Ватан Геройлары көнен билгеләү тарихы 1917 елга барып тоташа. Бу көнне Георгий кавалерлары батырлыкларын хөрмәтләгәннәр. РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә бүген без РФ Геройларын гына түгел, шулай...

9 декабрь-Ватан Геройлары көне. Ул Россиядә билгеләнеп үтүче мөһим бәйрәм. Әлеге истәлекле дата РФ Дәүләт думасы карары нигезендә 2007 елда билгеләнгән.

Ватан Геройлары көнен билгеләү тарихы 1917 елга барып тоташа. Бу көнне Георгий кавалерлары батырлыкларын хөрмәтләгәннәр. РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә бүген без РФ Геройларын гына түгел, шулай ук, Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтлибез.

Районыбыз үзенең 4 Советлар Союзы, 1 Россия Геройлары, 8 Социалистик хезмәт Геройлары белән хаклы рәвештә горурлана.Бүген без фронтта-Җиңү өчен көрәштә, интернациональ бурычын үтүдә булсынмы, тыныч тормышта - фидакарь хезмәттә - кайда да үз-үзләрен аямый зур җиңүләргә омтылган каһарманнарыбыз алдында баш иябез, инде гүр иясе булганнарның якты истәлекләрен күңелләребездә яңартабыз.

Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый ага Кәримов бүгенге көндә районыбызның Чалпы авылында, Россия Герое Ильяс Дауди Мәскәү шәһәрендә гомер итәләр. Алар яшь буында патриотизм һәм хезмәт сөючәнлек сыйфатлары тәрбияләүдә үрнәк булып, матур гына гомер кичерәләр.

Ватан Геройлары көне алдыннан әфган сугышы ветераны, Россия Герое Ильяс Дауди туган ягы Азнакайда булып китте. Ул район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очрашты.

-Без сезнең ир-егетлек бурычын үтәп әфган сугышында күрсәткән батырлыкларыгызны онытмыйбыз, Сезнең белән чиксез горурланабыз, - диде район башлыгы күрешү вакытында. - Менә тагын туган якларда күрүебезгә бик шатбыз. Сезгә барча азнакайлылар исеменнән ихлас теләкләрне җиткерәм.

Башкала кунагы туган җирендә һәрчак шулай җылы каршы алганнары өчен якташларына тирән рәхмәтле булуын, Азнакайның көннән-көн матурлана, үсә баруына соклануын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия Герое Ильяс Дауди район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очрашты