Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров эчке эшләр органнарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле эчке эшләр органнары ветераннары, хезмәттәшләр! Кадерле дуслар! Полиция хезмәткәрләре - грамоталы, халык тынычлыгы өчен үз вакытларын, сәламәтлекләрен, ә кайвакыт хәтта гомерләрен дә аямыйча хезмәт итүче кешеләр. Һөнәри бәйрәм белән тәбрик итеп, ветераннарга аеруча зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Гаять бай һәм тирән тәҗрибәләре булган әлеге өлкәннәребез һәрвакыт яшьләр белән...

Хөрмәтле эчке эшләр органнары ветераннары, хезмәттәшләр! Кадерле дуслар!

Полиция хезмәткәрләре - грамоталы, халык тынычлыгы өчен үз вакытларын, сәламәтлекләрен, ә кайвакыт хәтта гомерләрен дә аямыйча хезмәт итүче кешеләр.

Һөнәри бәйрәм белән тәбрик итеп, ветераннарга аеруча зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Гаять бай һәм тирән тәҗрибәләре булган әлеге өлкәннәребез һәрвакыт яшьләр белән тыгыз элемтәдә тора, бүлек эшчәнлегенә үз өлешләрен кертүне дәвам итә. Аларның бетмәс-төкәнмәс энергиясе, максатчан булулары, үз эшләренә һаман да тугрылык саклаулары игътибар һәм хөрмәткә лаек.

Бу көнне без арабызда булмаган хезмәттәшләребезне дә искә алабыз. Аларның исемнәре мәңгегә безнең хәтердә саклана.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Намуслы һәм ару-талуны белмәс хезмәтегез, үз эшегезне үтәгәндә күрсәткән җаваплылыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, авыр, җаваплы хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, сабырлык, бәхетле якты тормыш телим.

Илдар ШАКИРОВ,

Россия ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлек начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров эчке эшләр органнарын һөнәри бәйр...