Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үрнәк алырлык җирлек

"Союз Агро" ҖЧҖнең Карамалы цехы хисапчысы Венера Асманова савымчыларны көнлек эш нәтиҗәләре белән таныштыра Узган атна азагында Карамалы авыл җирлегендә район муниципаль җирлекләре башлыкларының күчмә утырышы булды. Район башлыгы урынбасары, авыл җирлекләре башлыклары белән эшләү буенча җаваплы Наҗәт Нәгыймов рәислегендәге әлеге киңәйтелгән киңәшмә эшенә район башкарма комитеты бүлекләре һәм подразделениеләре...

"Союз Агро" ҖЧҖнең Карамалы цехы хисапчысы Венера Асманова савымчыларны көнлек эш нәтиҗәләре белән таныштыра

Узган атна азагында Карамалы авыл җирлегендә район муниципаль җирлекләре башлыкларының күчмә утырышы булды.

Район башлыгы урынбасары, авыл җирлекләре башлыклары белән эшләү буенча җаваплы Наҗәт Нәгыймов рәислегендәге әлеге киңәйтелгән киңәшмә эшенә район башкарма комитеты бүлекләре һәм подразделениеләре җитәкчеләре, баш белгечләре дә чакырулы иде.

Күчмә утырышның практик өлеше Карамалы җирлегенә караган Таллы Бүләк авылындагы социаль объектлар - мәдәният йорты, мәчет, быел гына ачылган балалар бакчасы, Наил Мотыйгуллинның гаилә фермасы эшчәнлеге белән танышудан башланып китте. Аннан соң кунаклар Карамалы авылы мәктәбендә, анда урнашкан балалар бакчасында, фельдшерлык пунктында, мәдәният йортында, эшмәкәр якташлары химаялыгында төзелгән, өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә теләп йөри торган "Гөлҗамал" мәчетендә, "Союз Агро" ҖЧҖнең Карамалы цехы терлекчелек фермаларында булдылар. Соңгысы - җирлектәге Карамалы, Октябрь Бүләк авыллары халкын эш белән тәэмин итүче һәм аларның матди тотрыклылык чыганагы булган бердәнбер тармак. Биредә агросәнәгать продукцияләре җитештерү һәм эшләүчеләргә хезмәт хакы түләүнең торышы белән "Союз Агро" җәмгыятенең Актүбә региональ җитештерү комплексы (РПК) директоры Тәлгать Хафизов таныштырды. Хезмәтне дөрес оештыру, терлекләрне асрау, туендыру, үрчем алу технологияләренең тиешле дәрәҗәдә куелуы һәм алып барылуы алардан алынган продукция муллыгына бәйле башка мөһим факторлардан да күренә. 1 апрель күрсәткечләренә караганда, цехта 1444 мөгезле эре терлек бар. Шуларның 604 башы - савым сыер. Быелның беренче кварталында алардан 6109 центнер сөт сауганнар. Соңгы вакытта бер сыердан алынган көнлек сөтләре 15 килограммнан кимеми. Өч ай эчендә 140 баш үрчем алынган. Симертүдәге терлекләрнең уртача тәүлеклек артымы 669 грамм.

Монда кырыкка якын кеше эшли. Март ае күрсәткечләренә караганда, терлекче-механизаторлар, савымчыларның айлык хезмәт хакы 15 - 21 мең сум тирәсендә. Район агросәнәгать структуралары җитәкче-белгечләренә уйланырлык урын бар монда.

Утырышның теория өлешен район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Ул авыл җирлегенең социаль-икътисади халәтен уңай бәяләде, биредәге тәҗрибәне башка авылларда да куллану мөһимлегенә тукталды. Форсаттан файдаланып, Наҗәт Мәсгут улы Карамалы җирлеге башлыгы Миләүшә Рәшитованы юбилее белән тәбрик итте, район башлыгының Мактау грамотасы, истәлек бүләге тапшырды.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев